Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәйдә яшәүче Алсу Миргасыйм кызы Хисмәтуллинаны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез

11 июня 2021, 09:54

411

0

0

Зәйдә яшәүче Алсу Миргасыйм кызы Хисмәтуллинаны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез

Зәйдә яшәүче Алсу Миргасыйм кызы Хисмәтуллинага 15 июньдә 55 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әнибез, сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Көчле рухлы, белемле, уңган-булган, җитез, мәрхәмәтле, тырыш булдың, һәрвакыт безне зур эшләргә өндәп торасың. Әти белән тату гаилә нигезе булдырып, без - кадерле ике бөртек балагызга - кызыгыз белән улыгызга югары белем, дөрес тәрбия бирдегез һәм яшәргә юл күрсәттегез. Барысы өчен дә зур рәхмәт! Җырга-моңга, гармунда уйнарга, биергә оста булуың белән дә син безне сокландырасың. Киләчәктә дә йорт-нигезебезнең иминлеген саклап, иң кадерле кешебез булып, безне һәм оныкларыгызны сөендереп, әти белән тигез тормышта яшәгез.
Тормыш юлларыннан барган
чакта
Син таяныч безгә, син – терәк.
Бәхетле бул, кадерлебез,
сәламәт яшә,
Һәрвакытта безгә син кирәк!
Әти белән тигез яшәгез сез -
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән Казанда яшәүче кызың Чулпан, Чаллы шәһәрендә яшәүче улың Булат гаиләләре. Безнең теләкләребезгә
әтиебез Ильяс та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев