Зәйдә яшәүче Айрат Хәниф улы Камалиевны 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз

Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле булып, улыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ләйсән, улың Раил, әбиең Вәсилә. Бу теләкләргә Ленар, Ильяс һәм барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев