Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәйдә яшәүче Гөлсия Нури кызы Исламованы 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

02 октября 2020, 13:46

399

0

0

Зәйдә яшәүче Гөлсия Нури кызы Исламованы 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Сугыш беткән иң шатлыклы елда, сентябрьнең 28ендә, Биектау районы Ташлы Кавал авылында Нури белән Мәрьямбану  Гариповлар гаиләсендә икенче бала булып шомырттай кара күзле, кара кашлы, кара чәчле, таза килешле, карап туймаслык сөйкемле-матур кыз туганыбыз Гөлсия дөньяга аваз сала. Әниебез балаларына булган яратуын шигырь юлларына күчерә:

“Гөлнурым – күз нурым,

Гөлсиямне – бик сөям,

Фәритем – бер генәм,

Гүзәлиям – гөл генәм,

Гөлчәчәгем – төпчегем”.

Гөлсиябез бик кечкенәдән үк сөйкемле була, капка төбеннән үткән кешеләр аны гел яратып, сөймичә үтеп китмиләр. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә ФЗӨне бетереп, мех фабрикасына эшкә урнаша, кичке мәктәптә укый. Атна саен ял көннәрендә аллы-артлы ипиен, күчтәнәчләрен күтәреп, ун километр җәяүләп, язгы ташуларда Казанка елгасын яланаяк үтеп, авылга әти-әнисенә, туганнарына булышырга ашыга ул.

Искиткеч җитез, уңган, бар эшне дә булдыра торган, көләч, чибәр Гөлсия туганыбыз 1969 елда Казанда КХТИны укып бетереп йөргән Зәй егете Равил Исламов белән очраша, яратышып өйләнешәләр, юллама буенча Свердловский шәһәренә китеп урнашалар, аннан Түбән Кама шәһәренә күчәләр. Мәхәббәт җимешләре булып чибәр уллары Рамил, сөйкемле кызлары Индира туа. Аннан Зәй поселогына төп йортка – төп нигезне таратмыйча,  нәсел җепләрен бәйләр өчен кайталар. Төп йорт килене буларак, кунакчыл, киң күңелле туганыбыз иренең килгән барлык туганнарын бик хөрмәт итә, мунчалар ягып, тәмледән-тәмле гөбәдияләр, алма пироглары, өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешереп сыйлый. Балалары кечкенә булса да, җитез, уңган Гөлсиябез барысына да өлгерә, якты йөзен, тәмле телен кызганмый.

Өч бүлмәле фатирга күчкәч, олыгайган әти-әниебезне кышын үзләренә алып килеп тәрбияләделәр. Ярдәмчел, туган җанлы Гөлсиябез Зәйдә яшәүче сеңелләре Гүзәлия белән Гөлчәчәк гаиләләренә дә бик булышты, балаларын үстереште. Казаннан бик еш килгән туганнарыбызны да  зурлап кунак иттеләр. Кешеләр белән җиңел аралашучы  Гөлсия туганыбыз бик күп еллар “Госстрах”та иминият агенты, соңыннан  бригадир булып эшләде. Эшен яратып, тырышып башкарды, иренмичә җәяү йортларга, төрле оешмаларга йөреп, планнарны арттырып үтәп барды, аның бригадасы гел беренче урында булды. 

Балалары үсеп, мәктәпне тәмамлап, улы армиядә хезмәт итеп кайткач, үз көчләре белән сынаулар биреп, уллары Рамил - Казан медицина институтына, кызлары Индира химия-технология институтына укырга керделәр. Бик авыр, бар әйбер дә талонга булган еллар бу. Тормышны алып барырга, студент балаларына ярдәм итәр өчен Гөлсия туганыбыз иртәнге 3-4тә торып, тагын ике оешмада җыештыручы булып эшләде. Шул авыр елларда ике баланы укыту, тырыша-тырыша өч җирдә эшләү туганыбызның сәламәтлегенә зур зыян салды. Бакча урынына дип төзегән йорт-җирләре янып бетүне дә бик авыр кичерде туганыбыз, көчле депрессиягә биреште. Тормыш иптәше дә аны калдырып, икенче гаилә корды. 2011 елда аның башына операция ясап, шеш алдылар. Туганыбызның сәламәтлеге хәзерге көндә дә бик әйбәт түгел.

Кадерле Гөлсия туганыбыз!

Юбилееңның матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Көз җитте дип гөлләр

                                саргаймасын,

Чәчәкләрен җиргә сипмәсен.

75ем җитте диеп йөрәк

                                картаймасын,

Гомеркәйләр әле бетмәсен.

Яшә син мәңгелек гөл булып,

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп.

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Ташламасын сине беркайчан да

Саулык белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану!

Энҗе нурлар сибеп елмаюың –

Күңелләргә бирә мең дәва.

Синдәй ихлас, киң күңелле кеше

Бармы икән тагын дөньяда!

Балаларың, оныкларыңның

                                     һәрчак сиңа

Якты булсын иде йөзләре.

Саулык-сәламәтлек юлдаш

                                              булсын,

Көтсен матур гомер көзләре.

Иң изге теләкләр белән Казанда яшәүче апаң Гөлнур, уллары Олег һәм Эдуард, аларның гаиләләре; Биектауда яшәүче энең Фәрит, иптәше Фәридә, кызлары Гөлшат, аларның гаиләләре; Зәй шәһәрендә яшәүче сеңлең Гүзәлия, кызлары Гөлнара, Гөлназ, аларның гаиләләре; Зәйдә яшәүче сеңлең Гөлчәчәк, иптәше Фидаил, уллары Илнур, кызлары Айсылу, аларның гаиләләре һәм башка барлык туганнарыбыз.

 

 Казанда яшәүче улың Рамил, киленең Гөлнара, оныгың Наил, Америкада яшәүче кызың Индира, киявең Михаил, оныгың Мэри-Мәрьямнән дә котлаулар кабул ит.

Әниебез, бердәнберебез! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.  Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәте, чиксез шатлыклар телибез. Балаларыңның, туганнарыңның игелеген күреп, сәламәт булып, бәхетле гомер кичерергә язсын сиңа. Без сине бик нык яратабыз!

Гомереңне безгә багышладың,

Кояш булып безне җылыттың.

Тыныч картлык бирсен сиңа

                                               Ходай,

Бәрәкәтле булсын тормышың.

Бердәнберебез син безнең,

Ышанычлы терәгебез.

Сиңа саулык, бәхет сорыйк –

    Чын күңелдән теләгебез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев