Зәйдә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Әлфия Госман кызы Сәлимовага 27 февральдә 60 яшь тула.

Кадерле кешебез, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез әтиебез Рәис белән без – ике балага гомер бирделәр. Кызганыч, әтиебез бу якты дөньядан иртә китте. Әниебез яшьли тол калып, кыенлыкларны күп күрсә дә, безне җан җылысын биреп, яратып тәрбияләп үстерде. Башкалар парлы булып йөргәндә, тормыш йөген иңнәрендә ялгызы гына күтәрде ул. Әмма беркайчан да зарланмады, балалары кешедән ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Безне җил-яңгыр тидермичә үстереп, үз юлыбызны сайларга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сиңа, әниебез!
Әниебез, әбиебез, гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлык-ларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде! Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк –
Син дә безгә шулай кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән улың Азат-киленең Гөлназ, кызың Гөлназ-киявең Илнар, оныкларың Рената, Реналь, Зилия.
Нет комментариев