Зәйдә яшәүче Лилия Исмәгыйль кызына-54, Илдус Альберт улы Хафизовка 55 яшь тула.

Кадерлеләребез, сезне ихластан матур җәйгә туры килгән гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-сәгадәт, гаилә иминлеге һәм бөтенлеге, искәрмәс шатлыклар телибез. Матур гаилә корып, ил-көнгә ике ул үстереп, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Хәзер оныклар үстерешәсез. Бала һәм туган җанлы сез, алга таба да туганнарыгызның җан җылысын тоеп, улларыгыз-оныкларыгыз уңышларына куанып, аларның игелекләрен күреп яшәргә язсын. Яраткан хезмәтегездән тәм табып, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып бәхетле гомер итегез.
Бакчаларда кошлар сайрап
туймый,
Сезне котлап туган
көннәрдә.
Изгелекләр генә терки
барыр,
Фәрештәләр сезнең иңнәрдә.
Тирән хөрмәт һәм изге теләкләр белән Талиповлар, Искәндәровлар гаиләләре. Бу теләкләргә Түбән Биштә яшәүче әниебез дә кушыла.
Нет комментариев