Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәйдә яшәүче Рамилә Вәкил кызы Әсәдуллинага 24 майда 60 яшь тулды.

24 мая 2018, 15:44

731

0

0

Зәйдә яшәүче Рамилә Вәкил кызы Әсәдуллинага 24 майда 60 яшь тулды.

Кадерлебез, сине ихластан юбилеең белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, бәхет-сәгадәт, шатлык-куанычлар телибез. Әтиебез Зөфәр белән ике кыз, бер ул үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Сез әле дә безнең терәк, киңәшче, барысы өчен рәхмәт сезгә. Бүгенге көндә әниебез әти-әнисен кадерләп тәрбияләве белән дә безгә үрнәк.
Әниебез яхшы ана, тормыш иптәше, уңган хуҗабикә дә. Тәмле ризыклар, ачык йөз белән каршылап безне кунак итсә, изге догалары белән озатып кала. Аның хәер-фатихасы, догалары безне хәвеф-хәтәрләрдән саклый. Матур гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә вакыт таба ул. Әниебез шулай һәр көнгә, гаиләңә без балаларың-оныкларыңа, уңышларыбызга куанып, игелекләребезне күреп, әтиебез белән тигез матур гомер итегез. Без сине бик яратабыз, шулай сөеп-сөелеп, кадерле, кирәкле булып яшә.
Синең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт дибез сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер - безнең горурлык.
Изге теләкләр белән ирең, балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә әти-әниең дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев