Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәйдә яшәүче Вәсимә Габдрахман кызы Камаловага 20 февральдә 80 яшь тула.

20 февраля 2020, 13:51

416

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Синең аек фикерле булуың, күңелеңнең шат, көр булуы сокландыра. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап,  тазалык,  бәхет-шатлык, имин-тормыш телибез.  Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев