Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәйдә яшәүче якын дустыбыз, күршебез Ләйсән Юныс кызы Камалиеваны юбилее белән котлыйбыз

17 декабря 2020, 09:35

347

0

0

Зәйдә яшәүче якын дустыбыз, күршебез Ләйсән Юныс кызы Камалиеваны юбилее белән котлыйбыз

Бик якын кешебез – гаилә дустыбыз, күршебез Ләйсән Юныс кызы Камалиеваның 17 декабрьдә юбилее - аңа 45 яшь тулды.
Ләйсән, кадерлебез! Сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Дистә еллар белән сыналган дуслыгыбызга тугры калып, җылы сүзең, якты йөзең, тәмле ашың белән безне сөендереп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа. Сиңа сокланмый мөмкин түгел. Кайсы яктан алсаң да, үрнәк син, туганнарыңа кадерле кыз, сеңел һәм апа, эшеңдә алыштыргысыз белгеч. Озак еллар шәһәребезнең иң зур һәм үрнәк булган 6нчы мәктәбендә директор урынбасары, укытучы булып эшлисең. Хезмәтеңне яратып, бар булган көчеңне биреп эшләгәнгә күрәдер, күпләр өчен син бик хөрмәтле педагог һәм остаз. Өеңдә сине яраткан гаиләң көтә – иптәшең Айрат һәм улың Раил. Алар синең горурлыгың һәм таянычың. Ә өйдәге җылылык, ярату мохите - синең осталык җимеше. Кайсы эшкә тотынсаң да, сынатмыйсың. Кулыннан гөлләр тама, диләр синең кебекләр турында. Бакчаңдагы агачлар нинди генә җимеш бирми, яшелчәләрдән ясалган тәм-томнарыңнан телләрне йотарлык, син үстергән гөлләр барыбызны да сөендерә. Бу дөньяда булганың өчен рәхмәт сиңа, Ләйсән. Туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге, бәхет телибез. Озак еллар бүгенгедәй бергә, дус-тату булып, балаларның күңелле мәшәкатьләренә төренеп яшәргә язсын.
Җиргә килгәч бәхет бөтен
булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак шатлык-куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.
Бәхет теләп һәркөн таңнар
атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Сине яратып, хөрмәт итеп күршеләрең Марат, Ләйлә, Камил, Разил Мостафиннар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев