2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия исәпләүнең яңа тәртибен кертү планлаштырыла. Әлеге уңайдан федераль закон проектлары РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланып, Федераль Җыенга карау өчен тапшырылды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова белән әңгәмәбез шушы мәсьәләләргә кагыла. -Зәния Кәүсәровна, яңа пенсия формуласына...
2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия исәпләүнең яңа тәртибен кертү планлаштырыла. Әлеге уңайдан федераль закон проектлары
РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланып, Федераль Җыенга карау өчен тапшырылды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы Зәния Йосыпова белән әңгәмәбез шушы мәсьәләләргә кагыла.
-Зәния Кәүсәровна, яңа пенсия формуласына күчү нәрсә белән аңлатыла? Бүгенге пенсия кагыйдәләре күпләргә яңа аңлашыла башлаган иде, югыйсә...
-Бүген картлык буенча хезмәт пенсиясенең күләме эш бирүчеләрнең эшчеләр өчен күчергән иминият взносларыннан бәйле. Га-мәлдәге пенсия формуласы буенча пенсия күләмендә хезмәт стажы чагылыш тапмый диярлек иде. Бүгенге картлык буенча хезмәт пенсиясен исәпләү тәртибе, халыкның икътисади яктан актив категориясенә - пенсия-гә чыккач та эшләргә ниятләгән кешеләргә карата гаделсез. Пенсия исәпләүдә тигезләү приницибы аз хезмәт стажлы кешенең дә озак еллар стажлы кеше белән бертигез пенсия алуына китерде.
Пенсия исәпләүнең яңа тәртибен 2015 елдан кертү планлаштырыла.
-Яңа тәртип нигезендә пенсия исәпләүдә нәрсәләргә өстенлек бирелә?
-Пенсия күләме иң элек хезмәт хакыннан бәйле. Бу хезмәт хакы зур икән, пенсия дә яхшы дигән сүз, ләкин «конверттагы» хезмәт хакы пенсия фондында чагылмавын истән чыгарырга ярамый. Икенчедән, хезмәт стажы. Стаж күп булган саен, пенсиягә хокуклар да арта, һәр эшләгән ел өчен билгеле бер күләм коэффициент карала. Өченчедән, пенсиягә чыгу яше.
-Пенсиягә чыгу яше арттырыла дигән сүзләр дөресме?
-Әлегә бу турыда сүз юк, ул тикшерүгә дә чыгарылмады. Пенсия яше элеккечә кала: хатын-кызлар өчен ул - 55, ир-атлар өчен 60 яшь. Әмма соңрак пенсиягә чыгу өчен стимул тудыру карала. Яңа кагыйдәләр нигезендә пенсиягә никадәр соң чыксаң, ул шулкадәр файдалы, чөнки һәр ел саен пенсиянең иминият өлеше һәм билгеле түләүләр тиешле коэффициентка арта бара.
-Яңа формула кемнәргә кагыла?
-Пенсия хокукларын һәм иминият пенсияләрен исәпләүнең яңа тәртибе иң элек 2015 елдан һәм аннан соңрак пенсиягә чыгучыларга кулланыла башлый. Бүгенге пенсионерлар һәм 2015 елның 1 гыйнварына кадәр чыгучылар өчен конвертация ясала. Әмма яңа тәртип керә дип, беркемнең дә пенсиясе кимемәячәк. Конвертацияне пенсия фонды үзе үткәрә, моның өчен гражданнарга килеп йөрү кирәк түгел, чөнки персонифицирланган исәп базасында һәркем турында тулы мәгълүмат бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев