Фидаил Хәернасов: «Машина йөртүчеләребез - предприятиебез горурлыгы»
30 октябрьдә Автомобиль йөртүчеләр көне билгеләп үтелә. Үз һөнәрләренә бирелгән, тапшырылган эш өчен һәрчак җаваплы булган машина йөртүчеләр безнең җирлектә дә аеруча әһәмиятле урынны алып тора.
Районыбызның икътисади тотрыклылыгы нәкъ менә әлеге һөнәр ияләренең намуслы эшчәнлегеннән гыйбарәт. Кайсы гына өлкәне алсак та, һәммәсендә дә алыштыргысыз шоферлар хезмәтенә таянабыз.
“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында 115 кеше хезмәт куя, шуның 25е – машина йөртүче. Биредә үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле машина йөртүчеләр шактый. Алар үзләренә йөкләнгән эшне зур җаваплылык белән башкара.
Бүгенге көндә Зәй автомобиль юллары идарәсе 418 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Хәзер юл салу-төзекләндерү буенча эшләр агымдагы елга төгәлләнгән, юлларны карап тоту һәм чистарту буенча эшләрне башкаралар.
-Нәкъ менә машина йөртүчеләребез көче белән җәен дә, кышын да, начар һава шартларында да тәүлек әйләнәсе юллар тиешле тәртиптә тотыла. Без кышкы чорда юллар иминлеген тәэмин итүгә 100 процент әзер, - ди оешма җитәкчесе Фидаил Хәернасов.
Соңгы елларда Зәй юлчыларына эш күләмнәре арта, төрле программалар буенча эш алып баралар. Шуларның берсе - күләмле “Имин юллар” илкүләм проекты. Әлбәттә инде, эш күләмнәре арту белән бәйле рәвештә хезмәт хакы да арта. Техника паркы елдан-ел яңара, быел “Урал” машинасы базасында кышын юлларда эшләячәк яңа ротор техникасы кайтарылган. Шунысын да әйтик, «Татнефтедор» филиаллары арасында Зәйгә кайтарылган бердәнбер техника ул. Бу - көчле техника, аның белән күп эшләрне башкарырга, кар көртләре биек урыннарга да курыкмыйча керергә була, ди Фидаил Рурикович. Шулай ук агымдагы елда оешмага Белоруссиядән яңа разметка сызу машинасы кайтарылган. Юл сызу эшен үзебезнең районда гына түгел, ә Сарман, Ютазы, Нурлат, Азнакай районнары юлларында да Зәй юлчылары башкара.
Хәзер инвестиция программасы кысаларында термопластика технологиясе буенча эшләү өчен тагын бер агрегат сатып алу мәсьәләсе карала. Быел төп көч кышкы чорда юлларга хезмәт күрсәтүче техниканы капиталь төзекләндерүгә бирелгән.
Оешмада хезмәткәрләрне социаль яклау чаралары югары дәрәҗәдә куелган. Шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында оешмадан алынучы егетләргә дә бик яхшы социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Санаторийларга юллама бирү дә каралган. “Киләсе елдан ял уңайлы булсын өчен хезмәткәрләрне гаиләләре белән җибәрү юлларын барлаячакбыз”, - ди Фидаил Хәернасов.
Яңа ротор техникасы оешмада тәҗрибәле машина йөртүче Семен Гуреевка тапшырылган.
Семен Порфирьевичка 64 яшь, ул оешмада 28 ел хезмәт куя. Лаеклы ялда булса да, яраткан эшен ташларга җыенмый.
-Яңа техника уңайлы, җылы, күбесенчә автоматлаштырылган. Бу - көчле техника. Без күбрәк авыл территорияләре юлларын чистартабыз. Әлбәттә, элекке еллар белән чагыштырганда, хәзер эшләве күпкә җиңел, шул ук вакытта таләпләр дә катгый. Самосвал, бензовоз машинасында - барысында да эшләп карадым, дияргә була, - ди ул.
Ә разметка сызу машинасы Михаил Ермолаевка бирелгән. Без гаражда элекке разметка сызу машинасы белән хәзерге заманчасын да чагыштырдык. Җир белән күк аермасы, бер күз ташлауга ук сизелә, ди җитәкче. Михаил хезмәттәше – мастер Андрей Чехлов белән яздан юллар кибә башлауга юл сызу эшенә керешәләр. Һәм бу күләмле эшне районда гына түгел, оешма белән тендер төзегән башка районнарда да башкаралар.
Фидаил Хәернасов безнең филиалда һәр хезмәткәргә эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, безнең машина йөртүчеләребез тыйнак, үзләрен мактаганны яратмыйлар, ә бит алар иңенә нинди зур җаваплылык салынган, аларның тырышлыгы белән юллар иминлеге тәэмин ителә, ди. Чынлап та, без иртән алар эшкә чыгып киткәнче оешмага килгән идек, фотога төшәргә дә чакырып кына китердек. Һәрберсе үз эше белән мәшгуль булып, безнең янга килергә кыймыйча торды алар.
- Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаучы хезмәткәрләребезнең барчасына да хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телим. Рульләр ышанычлы кулларда, ә юлларыгыз якты булсын, - ди Фидаил Хәернасов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев