Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Иске Зәй бистәсендә гомер кичерүче Зоя Степановна белән Егор Матвеевич Давыдовлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр. Һәр ел фасылының аерым, үзенчәлекле мизгелләре кеше күңеленә нинди дә булса истәлекле вакыйга...
Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Иске Зәй бистәсендә гомер кичерүче Зоя Степановна белән Егор Матвеевич Давыдовлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр.
Һәр ел фасылының аерым, үзенчәлекле мизгелләре кеше күңеленә нинди дә булса истәлекле вакыйга белән кереп кала. Давыдовлар гаиләсе өчен февраль - менә шундый истәлекле, кадерле айларның берсе. Моннан нәкъ менә 55 ел элек, февраль бураннарына уралып, Урта Пәнәче кызы Зоя ул вакыттагы күрше Чаллы районы Мартыш авылына килен булып төшә.
- Февраль бураннары шактый дуамал булса да, хатынымның төрле килеп туган мәсьәләләрне, артык ыгы-зыгы тудырмыйча, җайлап кына хәл итә белүе белән уңдым мин. Хезмәтем тынгысыз булу сәбәпле, йорт, хуҗалыкны алып бару эше күбрәк Зояга төште. Әмма ул бервакытта да зарланмады. Тылымның менә шулай нык булуы өчен мин сөенеп бетә алмыйм, - ди Егор Матвеевич, тормыш иптәшенә җылы карашын ташлап.
Алабуга культура-агарту училищесында китапханәчеләр әзерләү бүлеген тәмамлаган егет 1948 елда юллама белән Зәй мәдәният бүлегенә инспектор булып эшкә кайта. Шул көннәрдән Зәй елгасы буйларының гүзәл табигате күңеле матурлыкка омтылучы яшь егетне үзенә гашыйк итә. Үз туган җиредәй ярата ул бу төбәкне. Чөнки сугыштан соңгы авыр елларда илне яңадан торгызу өчен халыкны киләчәктәге матур тормышка өндәүгә Егор Давыдов бар тырышлыгын куя. Зәй районы кешеләре белән бертуганга әйләнә ул. Украина, Белоруссия җирләрендә 4 ел хәрби хезмәт үткәч тә, туп-туры Зәйгә кайта. Армиядә вакытта да алар берничә Зәй егете белән бер частька эләгәләр. Киләчәктә матур тормыш төзергә, ил өчен файдалы хезмәт белән шөгыльләнергә планнар коралар. Хезмәтен тутырып кайткач, ул башта банк системасында эшли. Аннан райкомга инструктор итеп билгеләнә. Нәкъ менә шул чорда - авылдан-авылга йөреп агитация эше алып барган вакытта күреп ала инде ул үзенең чибәр Зоясын. Тыйнак, ачык йөзле, күңелләрне айкап көчле тавыш белән җырлаучы Зояга күз атып йөрүчеләр бихисап була, әлбәттә. Әмма район үзәгендә уңышлы гына эшләп йөрүче, һәрчак пөхтә, итагатьле, кирәк икән гармунда бию көен сыздыручы Егорны үз итә кыз.
- Без Егор белән ул Урта Пәнәчегә эш белән килгән вакытта бик сирәк кенә очрашкаладык. Безнең авылда кунып калган чакларда аулак өйләргә килми калмый иде. Егор сыздырып гармунда уйный, ә мин рәхәтләнеп җырлыйм идем, - дип искә ала ул чакларны Зоя апа.
Элек яшьләрнең күңел ачу урыны аулак өй булган. Салкын кышларда аулак өйләрдә үткән җырлы-биюле кичәләрне Давыдовлар хәзер дә сагынып искә ала. Әмма аларга мондый күңелле кичәләрдә егет белән кыз булып озак йөрергә туры килми. Инде 30га якынлашып килүче егеткә гаилә корырга кирәк була. 1957 елның 26 февралендә алар язылышып, бер гаилә булып яши башлыйлар. Бу вакытта фермада эшләп йөргән Зоя, терлекләрен калдырып, Мартышка китеп бара. Ә ике елдан соң алар, Иске Зәйдә төпләнеп, үз нигезләрен коралар. Бер-бер артлы өч балалары туа. Зоя Степановна район кулланучылар җәмгыяте системасында сатучы булып эшли, ә аннан соң 15 ел автоагрегат заводында хезмәт куя. Егор Матвеевич "Заветы Ильича" совхозында 20 елдан артык партоешма секретаре булып эшли. Мин эшләгән чорда районда 93 авыл бар иде, шуларның бары 3есендә генә була алмадым, ди ул. Менә шулай идеология эше белән шөгыльләнеп, һәр авылны урый, районда ул белмәгән кеше бик аз була.Чөнки партоешма секретаре хезмәт кешесен күрә белергә, аны бәяләргә, киләчәк үрләргә рухландырып торырга тиеш була.
Бүген Зоя һәм Егор Давыдовлар - лаеклы ялда. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар, хәтта үсеп җиткән улларын югалту хәсрәтен кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать. Хуҗалыкларында кәҗә, үрдәкләр асрап, йорт мәшәкатьләре белән юанып яшиләр. Ә Зоя апа район мәдәният йортында эшләүче "Җиләк" керәшен фольклор ансамбленә йөри, буш вакытларында балалары, оныкларына бияләй, оекбаш бәйли. Егор Матвеевич исә Иске Зәй бистәсе ветераннар советы рәисе вазифасын башкара. Һаман да актив, егетләрчә җитез булуы белән ул - яшьләргә үрнәк. Узган җәйдә Аксубайда армиядә бергә хезмәт иткән дуслары янында булып кайткан. 57 елдан соң күрешкәч, сөйләшеп сүзләр бетмәде, ди ул. Югыйсә, шушы еллар дәвамында алар арасында хатлар йөргән. Ә бу җәйдә Егор Матвеевич, тормыш иптәше Зоя Степановна белән оныкларын да алып, Мәскәү өлкәсе Спас-Заулок авылына барырга ниятләп тора. Биредә аның Бөек Ватан сугышында үлгән әтисе җирләнгән. Менә шулай үткәннәрне барлап, иртәгәсе көнгә якты өметләр баглап, матур гына гомер кичерә алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев