Җәмгыять һәм кеше

75 егет китте

Районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш төгәлләнде. Егетләрнең соңгы төркеме 21 июньдә китте. Бу чакырылышта Зәй төбәгеннән Россия кораллы көчләренә 75 егет алынды. Язгы чакырылыш, егетләрнең хәрби тормышка әзерлеге турында баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сөйли. - Без бу чакырылышта 1986-1995 елларда туган егетләрне Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә озаттык. Чакырылыш...

Районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш төгәлләнде. Егетләрнең соңгы төркеме 21 июньдә китте. Бу чакырылышта Зәй төбәгеннән Россия кораллы көчләренә 75 егет алынды. Язгы чакырылыш, егетләрнең хәрби тормышка әзерлеге турында баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сөйли.

- Без бу чакырылышта 1986-1995 елларда туган егетләрне Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә озаттык. Чакырылыш закон нигезендә, тулы тәртиптә барды. Алга куелган бурычны үзәк дәваханә хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, участок инспекторлары ярдәмендә 100 процентка үтәдек. 75 кешенең 40ы - 1985-1992 елларда туган егетләр. Бу патриотик хиснең ныгый баруы турында сөйли. Төп игътибар армиягә алыначак егетләрнең һөнәри белем үзләштерүенә бирелде. Нәтиҗәдә 19ы - югары, 17се - урта, 34е башлангыч һөнәри белемле булып, кораллы көчләр сафына басты. Егетләрнең күпчелеге (30 кеше) стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә җибәрелде.

Язгы чакырылыш барышында армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне эзләү дә җитди оештырылды. Бу эштә безгә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре зур булышлык күрсәтте. Алар тарафыннан качып йөрүче 129 кеше хәрби комиссариатка китерелде. Үз көчебез белән 56 егетне эзләп таптык. Аларның бер төркеме бу чакырылышта озатылса, икенче төркем медицина күзәтүе үтү стадиясендә, алар алдагы чакырылышта җибәреләчәк. Качып йөрүче 17 кешегә карата административ эш кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> 75 егет китте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше