Җәмгыять һәм кеше

90 яшьлек Анастасия әби ике телдә җырлап сокландырды

Бүген Зәйдә яшәүче Анастасия Берданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Нератовка авылында туып үскән кыз сугыш һәм аннан соңгы елларда 14 ел тракторчы булып эшли. Ул тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Районда тимер атым белән җир сөреп әйләнмәгән басу калмагандыр да, дип елмая ветеран, хатирәләрен яңартып....

Бүген Зәйдә яшәүче Анастасия Берданова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Нератовка авылында туып үскән кыз сугыш һәм аннан соңгы елларда 14 ел тракторчы булып эшли. Ул тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Районда тимер атым белән җир сөреп әйләнмәгән басу калмагандыр да, дип елмая ветеран, хатирәләрен яңартып. Тормыш иптәше Николай белән алар ике кыз, бер ул үстергәннәр. Бүгенге көндә Анастасия Елисеевна улы Николай тәрбиясендә яши. 6 онык, 9 оныкчыкның әбисе булуы белән чын күңелдән горурлана, ул аларны хезмәт сөеп үсәргә өнди. Юбилее уңаеннан район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Роберт Халитов аңа Россия Президенты котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды. Үзешчәннәр юбилярга матур җырлар бүләк итте. Анастасия Елисеевна рус милләтеннән булса да, гомер буе татарлар арасында яшәве сәбәпле, татар телен дә өйрәнгән, ул артистларга кушылып ике телдә дә рәхәтләнеп җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> 90 яшьлек Анастасия әби ике телдә җырлап сокландырды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше