Җәмгыять һәм кеше

Ә син агач утырттыңмы?

Узган шимбәдә Татарстанда Агач утырту көне үтте. Республика территориясендә акция кысаларында 3 миллионнан артык яшь үсенте утыртылды. Бу мөһим эшкә 500 меңләп татарстанлы кушылды. Алар арасында зәйлеләр дә бар. Күмәк агач утыртуны майда уздыру традициягә кергән иде. Быел исә аны апрель ахырында үткәрергә карар ителде. - Майда агач утырту бик...

Узган шимбәдә Татарстанда Агач утырту көне үтте. Республика территориясендә акция кысаларында 3 миллионнан артык яшь үсенте утыртылды. Бу мөһим эшкә 500 меңләп татарстанлы кушылды. Алар арасында зәйлеләр дә бар.

Күмәк агач утыртуны майда уздыру традициягә кергән иде. Быел исә аны апрель ахырында үткәрергә карар ителде.

- Майда агач утырту бик отышлы түгел. Соңгы елларда табигать шартларының үзгәрүе майда туфрактагы дымның кимүенә китерә, нәтиҗәдә үсентеләр төпләнеп китә алмый. Шуны күздә тотып, быел Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күмәк агач утыртуны апрель азагында оештырырга карар ителде. Узган шимбәдә райондашларыбыз зур теләк белән әйләнә-тирәбезне яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте. Быел үз инициативасы белән агач утыртырга чыгучы коллективлар күп булды. Аларны питомниктан үсентеләр белән бик теләп бушлай тәэмин иттек, - ди Зәй урман хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Эдуард Гущин.

Иң күп үсентеләрне Иске Зәй бистәсенең 1нче мәктәбе алды. Коллектив Зәебезнең тарихи урыны - Мәктәп тавын 100 төп чыршы үсентесе белән баетты. Шулай ук һәр мәктәп үз территориясен декоратив һәм җимеш агачлары белән бизәде. Аларны балалар су сибеп, тәрбияләп үстерергә сүз бирде.

"Яшьлек" боз сарае каршындагы мәйданда да каен, чыршының үсентеләре пәйда булды.

- 40 төп чыршы, каен агачы утырттык. Боз сарае физик чыныгу үзәге булу үстенә, аның әйләнә-тирәсе агачлар белән уратылып, кислород чыганагына да әйләнәчәк. Һәр агач утырту акциясендә коллектив белән актив катнашабыз. Киләчәк буын өчен башкарылган эштән күңел канатлана, безнең команда кайдадыр җиңү яулаганнан соң була торган күтәренке рух тоябыз, - ди "Яшьлек" боз сарае хезмәткәрләре Александр Асанов белән Раил Хәкимов.

Зәй телевидениесе хез-мәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге паркка каршы урында декоратив үсентеләр белән шәһәрне бизәде. Алар зәңгәр чыршы, каен агачлары утыртты.

Авыл җирлекләре дә балалар, өлкәннәр белән берлектә күмәк тәрбияви эштән читтә калмады. Авылларның игътибардан читтәрәк калган урыннарына, паркларга чыршы, каен, миләш агачлары утыртылды. Мәсәлән, Аксар авыл җирлеге питомниктан 250 төп үсенте алып китте, ди урманчылар. Гомумән, һәр мәктәп өстәмә белем бирү учреждениеләре коллективлары агач утыртуда актив катнашты. Чыбыклы мәктәбе - 65, Иске Тәкмәк - 20, Якты Күл - 75, Төги 150 төп агач утыртты. 5нче мәктәп - 65, 6 - 80, 2 - 45, 4нче мәктәп - 55, балалар иҗат йорты - 50, татар гимназиясе 20 яшь үсенте белән үз территориясен тулыландырды. Хәтта үз те-ләкләре белән агач утырту өчен аерым территорияләргә, рөхсәт сорап, бу эшкә өлеш кертүчеләр дә булды. Шундыйлардан - Кашаповлар гаиләсе. Алар агач утырту көненең Габдулла Тукай туган көнгә туры килүен дә исәпкә алып, Яңа шәһәрдәге миләшлекне тагын да зурайтты. Тукай аллеясен тагын да зурайтырга исәплибез, алга таба миләшләр ныгып китсен өчен су сибеп тәрбияләчәкбез, дип аңлатты гаилә башлыгы Мәсләх Кашапов.

Акция кысаларында районда барлыгы 1100ләп яшь үсенте утыртылды. Зәй урман хуҗалыгы питомнигы моның өстенә Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарын, Кама Аланын 3000 төп яшь үсентеләр белән бушлай тәэмин итте.

Энҗе Әгъләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ә син агач утырттыңмы?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше