Быел совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тула. 1989 елның 15 феврале тарих битләренә безнең илнең соңгы солдатлары Әфганстан җиреннән чыккан көн буларак кереп калды. Ун елга сузылган әфган сугышында 15 меңнән артык Советлар Союзы гражданы һәлак булды. Безнең районнан әлеге сугышта 7 егетнең гомере өзелде. Әфган сугышында катнашкан,...
Быел совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тула. 1989 елның 15 феврале тарих битләренә безнең илнең соңгы солдатлары Әфганстан җиреннән чыккан көн буларак кереп калды. Ун елга сузылган әфган сугышында 15 меңнән артык Советлар Союзы гражданы һәлак булды.
Безнең районнан әлеге сугышта 7 егетнең гомере өзелде. Әфган сугышында катнашкан, аның бар кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган 150 зәйле бар. Сергей Хватков - менә шул батыр йөрәкле егетләребезнең берсе.
Сергей Александрович - Бөгелде егете. 5нче мәктәпне тәмамлагач, 1981 елда автомеханика техникумында һөнәри белем ала. 1982 елның 28 мартында хәрби хезмәткә чакырыла. Өч атна чамасы хәрби уку, өйрәнүләр үткәч, алар чакырылышын Төрекмәнстанга озаталар. Биредә алар Иолотань шәһәрендәге хәрби частьта палаткалы лагерьларда яшәп, хәрби күнегүләргә, бу якларның һава торышына ияләшәләр. Ә 22 июньдә, нәкъ Бөек Ватан сугышы башланган көндә, Сергей һәм аның яшьтәшләрен самолет белән башта Ташкентка, аннан Әфганстан җиренә җибәрәләр.
- Әфганстанда хезмәт итү ул вакытта бик күпләрне өркетә иде, ничектер мин аны сугыш урыны итеп кабул итмәдем, үз-үземә ышану, начар нәрсә турында уйламау исән-имин әйләнеп кайтырга ярдәм иткәндер дә, - ди Сергей, ул елларны хәтерендә яңартып.
Әфганстанның Шиндант шәһәрендәге 101нче мотоукчылар полкы 1нче рота, 2нче бүлегенә алар Зәйдән өч егет: Евгений Кисилев (Карамалыдан), Рәшит Минһаҗетдинов (Кадер), Сергей Хватков эләгәләр. Башта егетләр өч ай дәвамында климатка күнегү, саклык, уяулыкка өйрәнү буенча полк эчендә хәрби хезмәт үтә. Ә аннан соң инде чын-чынлап сугыш мәхшәрен күрергә туры килә. Солдатларны корал, техника ягулыгы, башка кирәк-ярак китерә торган машиналар колонналарын "дошманнардан" саклау өчен засадаларга, иң куркыныч нокталарга җибәрәләр. Тау-ташлар арасында шактый йокысыз төннәр, эссе кояш астында күп көннәр уза.
-Өч ай буе һәр көнне аеруча куркыныч саналган нокталарда колонналарны сакларга, "дошман"нар һөҗүменә каршы торырга туры килде. Җылы йомшак урын, аз гына черем итсәк тә, төшләргә кереп аптыратты. Чөнки йокы эләккәндә палаткаларда коры сеткалар өстендә йокладык. Ашау да кыр кухнясында гына, савыт-саба - су булса юыла, булмаса нәрсә туры килсә шуның белән сөртәбез дә шуңа кабат аш салып ашыйбыз. Санитар таләпләрнең юк дәрәҗәдә булуы, яшәү өчен уңай шартлар булмау нәтиҗәсендә йогышлы авырулар белән чирләүчеләр күп булды. Мин үзем дә тиф авыруының җиңелчә формасын кичердем. Кыскасы, Әфган җире безне төрле яклап ныклыкка сынады, - дип сөйли әфганчы.
Бер ел әлеге полкта хезмәт иткәннән соң, Сергей үз теләге белән разведротага языла. Бу аеруча куркыныч булса да, язмышын сынап карарга тели ул. Ул ял итү дигән нәрсәне бөтенләй оныта. Бервакыт разведчикларга колонна үтәсе юлны алдан тикшереп чыгу бурычы йөкләнә. Юл кишлак аша узу сәбәпле, төнне разведчиклар шул тирәдә уздырырга карар кыла. Әфганстанда төннәр салкын була, кем бераз ял итеп алу, кем чәй эчеп җылыну хәстәрен күрә. Шул вакыт Сергей күз алдында өч солдат чәй эчкән урында җир ярылгандай була. «Дошманнар» аларны сизеп алып, шул рәвешле һөҗүм ясыйлар. Нәтиҗәдә сугышчан дусларының икесе каты яралана, берсе үлә. Әле кичә генә аркага-арка терәп утырган дусларыңның юкка чыгуын тоюдан да авыр нәрсә юк, ди Сергей. Әлбәттә, аның үзенә дә күп тапкырлар үлем яный. Бер вакыйга әле дә булса йөрәкне сискәндерә, дип искә ала ул. Солярка, сугыш кораллары төялгән машиналарны озатканда була ул хәл. «Дошманнар» нәкъ менә шундый товарлар төялгән колонналарны алдан белешеп, һөҗүмгә әзерләнә торган була. Колонна бара торган юлны разведчиклар һәрьяклап саклый. Әмма алдан бара торган машина кинәт юлдан читкә чыгып, зур гына нарат агачына бәрелә. Сергей Хватковка командиры нәрсә булуын машина янына барып белешергә, ярдәм кирәк булса күрсәтергә боера. Ул бер иптәше белән шуышып барып, йөк машинасы ишеген ача, ә руль артындагы солдат аңа авып төшә. Әлеге солдатның муенына пуля тигән була. Алар аны тиз генә кыр санитарына алып бара, солдат исән кала. Ә һөҗүмгә тиз арада каршы торырга әзер ротага дошманнар кабат якын килми. Әлеге батырлыгы өчен Сергей Хватков "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Аның мондый медале икәү. Алар икесе дә әфганчыга хәрби хезмәтен тутырып кайткач җибәрелә.
Бүген исә Сергей Хватков Зәйдә "Сугышчан берлек" иҗтимагый оешмасын җитәкли. Бу оешмада 59 кеше исәпләнә. 2007 елдан башлап алар эшмәкәрләр, хәрби комиссариат, яшьләр эшләре идарәсе активистлары белән бергә кайнар ноктада һәлак булган 8 райондашыбызның кабер ташын яңартты. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү дә актив катнашалар. Соңгы биш елда совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышлап яшүсмерләр арасында йөзү ярышлары оештырыла, үткән ел Волгоград янында казу эшләрендә яшүсмерләр белән берлектә катнаштылар.
- Безнең оешмага кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр генә түгел, уставны кабул иткән, патриотик рухлы, чын мәгънәсендә илдә тәртип, кече Ватаныбызда тыныч тормыш булуын теләгән һәр кеше керә ала. Мәсәлән, Алексей Алексеев - шундый үрнәк шәһәрдәшләребезнең берсе. Мондый егетләребез күбрәк булсын иде, - ди Сергей Хватков.
Хезмәтен тутырып кайткач та Сергей Александрович 8 ел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешмаларда эшли. Бүгенге көндә ул "Э-Лайн" ҖЧШдә электромонтер, электр үткәргечләр монтажлаучы булып хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев