Җәмгыять һәм кеше

Айлык бара, эш җитәрлек

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: 21 апрель - Җирле үзидарә көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Роберт Халитов һәм башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев җирле үзидарә органнарында эш-ләүче бер төркем хезмәткәрләргә район Советы, район башлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары, шәһәр Советы...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: 21 апрель - Җирле үзидарә көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Роберт Халитов һәм башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев җирле үзидарә органнарында эш-ләүче бер төркем хезмәткәрләргә район Советы, район башлыгы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары, шәһәр Советы депутатлары һәм район башкарма комитетының бүлек башлыклары бар.

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул - Валентина Робертовна Усачева. Роберт Халитов киңәшмәдә катнашучылары аның белән таныштырды.

Киңәшмә көн тәртибендә төп ике мәсьәлә тикшерелде. Башкарма комитет административ комиссиясенең 7-20 апрельдә эшчәнлеге турында комиссиянең баш белгече Тәлгать Кашапов чыгыш ясады. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов агымдагы елда шәһәрне төзекләндерү чаралары турында сөйләде.

Роберт Марсович соңгы көннәрдә, аеруча узган шимбәдә санитар икеайлык кысаларында шәһәрне чистарту буенча шактый эш башкарылуын билгеләп үтте. Әмма җыясы, чистартасы урыннар әле шактый. Шуңа күрә бу мәсьәлә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Санитар чәршәмбе, шимбә өмәләре алга таба да оештырылачак.

Киңәшмә ахырында узган атна чараларына анализ ясалды, бу атнада оештырылачак төп чаралар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Айлык бара, эш җитәрлек
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше