Мирный бистәсе китапханәсендә район башлыгы каршында эшләүче аксакаллар шурасының күчмә утырышы үтте. Ул быел Россиядә һәм Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак билгеләп үтелүне искә алып, районыбызны яшелләндерү торышына багышланды. Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы белгече Ирина Куликова сүзләренчә, агымдагы елның биш аенда Островский, Төзүчеләр, Октябрь, Ленин урамнарында 115 төп агач формалаштырып...
Мирный бистәсе китапханәсендә район башлыгы каршында эшләүче аксакаллар шурасының күчмә утырышы үтте. Ул быел Россиядә һәм Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак билгеләп үтелүне искә алып, районыбызны яшелләндерү торышына багышланды.
Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы белгече Ирина Куликова сүзләренчә, агымдагы елның биш аенда Островский, Төзүчеләр, Октябрь, Ленин урамнарында 115 төп агач формалаштырып киселгән, санитар кисү эшләре 180 төптә башкарылган. 80 төп мамыксыз тополь, 36 төп чыршы, 125 миләш агачы утыртылган. Өлкәннәр яшелләндерү эшләренең алып барылуыннан канәгать булуларын, тик урамнардага агачларны кисеп, санитар чистартканда агачны бөтенләй тунап бетерүнең дөрес түлгеллеген искәртте.
Район башлыгы Татьяна Воропаева яшелләндерү хуҗалыгына чәчәк үсентеләрен тәрбияләү буенча камилләшү кирәклеген ассызыклады. Иртә яздан, караңгы көзгәчә шәһәр чәчәкләргә күмелеп утырырлык итеп эшләргә өйрәнергә кушты.
Аксакаллар шурасы утырышының икенче көн тәртибе буенча өлкән яшьтәгеләрнең көндәлек яшәү рәвеше хакында фикер алышулар булды. Биредә аеруча авылларда игътибардан читтә калган, ялгыз яшәүче пенсионерларны кайгырту мәсьәләсе күтәрелде. Бу җәһәттән махсус эш планы булдыру кирәклеге искәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев