Район башлыгы каршында эшләп килүче аксакаллар советы үзен актив һәм кирәкле иҗтимагый оешма буларак танытып килә. Бу аңлашыла: чөнки совет тормыш тәҗрибәсенә ия, өлкән кешеләрдән тора. Күптән түгел хакимиятнең зур залында аксакаллар советының чираттагы утырышы узды. Анда үз теләкләре белән әлеге совет составыннан чыккан әгъзалар урынына яңалар сайланды. Алар -...
Район башлыгы каршында эшләп килүче аксакаллар советы үзен актив һәм кирәкле иҗтимагый оешма буларак танытып килә. Бу аңлашыла: чөнки совет тормыш тәҗрибәсенә ия, өлкән кешеләрдән тора.
Күптән түгел хакимиятнең зур залында аксакаллар советының чираттагы утырышы узды. Анда үз теләкләре белән әлеге совет составыннан чыккан әгъзалар урынына яңалар сайланды. Алар - сәүдә өлкәсе ветераны Мәхтүм Зиннәтуллин, мәшгульлек үзәгендә хезмәт куйган Светлана Деговцова, ГРЭС ветераны Анастасия Кушникова, прокуратура ветераны Виталий Данилов, машина төзелеше ветераны Татьяна Наливайко, "Строитель" торак-төзелеш комбинаты рәисе Леонид Жук. Советның рәисе итеп яңадан Александр Западнов сайланды.
Утырышта башта сүз "ТРК-ТВТ" АҖнең Зәй участогы эшчәнлеге турында барды. Әлеге оешма җитәкчесе Денис Георгенбергер кабельле телевидение линияләрен модернизацияләү буенча нинди эшләр алып барылуы, алдагы елда әбунәчеләрне нинди яңалыклар көтүе турында бәян итте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Уралов авыл җирлекләрендә агымдагы елда нинди төзекләндерү эшләре алып барылганлыгы турында сөйләде. Алдагы мәсьәлә авыл фельдшер-акушерлык пунктлары буенча советның 9 июнь утырышында күтәрелгән проблемаларның чишелеше турында булды. Алар фельдшер-акушерлык пунктларының техник торышын яхшырту һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә кагыла. Районда барлыгы 53 акушерлык пункты исәпләнә, аларның күбесе ремонтлау һәм яңа җиһазлар сорый. 14 ФАПка телефон кертелде, Сәрәпәле ФАПы мәдәният йорты бинасына күчерелде. 2011 елда район сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенә лицензия бирелде. Алга таба ФАПлар компьютерлар белән тәэмин ителеп, интернетка тоташтырылачак. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр контрольгә алынды.
Район башлыгы Татьяна Воропаева утырышка йомгак ясап, аксакалларга алга таба да район-шәһәр халкын борчыган проблемаларны бергәләп хәл итәргә киңәш итте. Яңа елда аксакалларның бер очрашуын гаилә фермасында уздыру планлаштырыла. Ветераннарга яшь буын белән очрашу оештыру кирәклеге дә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев