Җәмгыять һәм кеше

Актив булу кирәк

- Яшь кешенең актив булып, һәр яңа, кызыклы башлангычның уртасында кайнавы, киң җәмәгатьчелек проблемаларына битараф булмыйча, аларны чишүгә үз өлешен кертергә әзер булуы мөһим. Моның өчен яшьләр эшләре идарәсенә иң-иң актив, инициативалыларны бергә туплап, аларны төрле юнәлештә үз тарафдарларын табарга өндәү кирәк. Кайнап, ялкынланып торган яшь кеше үз артыннан пассивракларны...

- Яшь кешенең актив булып, һәр яңа, кызыклы башлангычның уртасында кайнавы, киң җәмәгатьчелек проблемаларына битараф булмыйча, аларны чишүгә үз өлешен кертергә әзер булуы мөһим. Моның өчен яшьләр эшләре идарәсенә иң-иң актив, инициативалыларны бергә туплап, аларны төрле юнәлештә үз тарафдарларын табарга өндәү кирәк. Кайнап, ялкынланып торган яшь кеше үз артыннан пассивракларны да ияртергә сәләтле. Менә шулай булганда гына, без яшьләребез арасында кайбер тискәре күренешләрне авызлыклый алачакбыз, ягъни алар энергияләрен файдалы гамәлләргә сарыф итүне тоячакбыз, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева яшьләр идарәсенең кече коллегия утырышында.

Район башлыгы бу җәһәттән узган ел аеруча яхшы эшләгән студент хезмәт отрядларын үрнәк итеп куйды. Чөнки җәйге чорда районда 15 хезмәт отрядында 500дән артык яшь кеше файдалы эшләргә җәлеп ителде (2010 елда исә алар 352 кеше булган). Моңа эшне яңа юнәлешләр буенча оештыру нәтиҗәсендә ирешелде, ди студентлар хезмәт отряды җитәкчесе Руслан Ваһапов. Беренчедән, 15 студент Мәскәүдән төрле юнәлешләргә йөрүче поездларга проводникләр итеп урнаштырылды, икенчедән, политехник колледжның 43 студентыннан төзелгән отряд "Урман патруле" республика проектын башлап җибәрүче булды. Шулай ук шәһәрне яшелләндерү, салым инспекциясендә маркетологлар булып эшләү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, педагогик отрядлар эшен җанландыруда да актив яшьләрнең өлеше зур.

Моннан тыш, утырышта мәктәп укучылары арасында волонтерлык хәрәкәтенең көннән-көн ныгый баруы югары бәяләнде. Бүген район буенча 320 волонтер исәпләнә. Физик мөмкинлеге чикләнгән яшьтәшләре, өлкән кешеләр, сугыш михнәтен күрүчеләргә ярдәм итү һ.б. эшләрдә катнашу яшүсмерне дөрес тәрбияләүнең бер өлеше булып тора.

Шәһәрнең Энергетиклар урамында урнашкан "Яшьлек" клубы эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Биредә көн саен төрле кызыклы чаралар оештырыла, түгәрәкләр эшли. "Motion bits" дип аталган бию түгәрәге хәтта тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрне дә үзенә җәлеп иткән. Түгәрәкнең җитәкчесе үзе дә мәктәп укучысы булу (Артур Нигъмәтуллин, 4нче мәктәп) балаларны аеруча кызыксындыра, күрәсең. "Яшьлек" клубын балалар гына түгел, яшь әниләр дә үз итте. Тынгысыз кечкенә балалары белән килеп, алар биредә ял итә, төрле кул эшләре белән шөгыльләнеп юана.

Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр өчен «Автомотоклуб»ның уңышлы эшләвен, картинг буенча республика чемпионатында аларның яхшы чыгыш ясавын ассызыклады. Ул шулай ук "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге, "Кекусинкай" спорт клубы, "Яңа кешеләр" клубы активистларына һ.б. рәхмәт сүзләре җиткерде, авыл яшьләре һәм эшче яшьләр белән алып барылучы кызыклы юнәлешләргә тукталды.

- Без кемдер безнең өчен нәрсәдер әзерләп биргәнне көтеп утырырга тиеш түгел. Дәүләтнең безне һәрьяктан яклавын, идеяләребезнең тормышка ашуын теләсәк, инициативалы булу, тормышчан проектларны күтәреп чыгу кирәк, - диде Елена Павлова һәм яшьләрне агымдагы елда мөһим муниципаль программаларны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырды. Алар - "2011-2012 елларга районда яшьләр сәясәте", "2011-2013 елларга билгеләнгән балалар һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү", "Хокук бозуларны кисәтү", "Авыл яшьләрен активлаштыру" комплекслы программалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Актив булу кирәк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше