Җәмгыять һәм кеше

Алар безне ут-күздән саклый

Апрельнең соңгы көнендә янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел Россиядә әлеге хезмәт оешуга 363 ел тула. Янгыннарга каршы көрәш хезмәте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составында иң куәтле оператив бүлек булып тора. Ә Зәй муниципаль районының янгыннарга каршы хезмәте инде берничә дистә ел дәвамында район халкы куркынычсызлыгын тәэмин итүче...

Апрельнең соңгы көнендә янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел Россиядә әлеге хезмәт оешуга 363 ел тула.

Янгыннарга каршы көрәш хезмәте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составында иң куәтле оператив бүлек булып тора. Ә Зәй муниципаль районының янгыннарга каршы хезмәте инде берничә дистә ел дәвамында район халкы куркынычсызлыгын тәэмин итүче системаның мөһим компонентын тәшкил итә.

Зәй янгын сагы гарнизоны 26 янгын частен берләштерә. Аларның өчесе - федераль бүлекләр: 41, 81, 88нче янгын бүлекчәләре. Гарнизон белән Вячеслав Петров җитәкчелек итә. Районның янгыннарга каршы көрәш системасында 269 кеше һәм 42 берәмлек техника исәпләнә. Әлбәттә, моңа соңгы елларда авыл җирлекләрендә оештырылган аерым постлар, 4 муниципаль янгын часте, урыннардагы төрле янгын сагы бүлекчәләре дә керә. 88нче янгын бүлекчәсе башлыгы урынбасары Алмаз Гафуров әйтүенчә, һәр авылда диярлек янгын чыгу очраклары өчен зур мичкә, чаннар куеп беркетелгән трактор, машиналарның даими әзерлектә торуы, янгынчыларның һөнәри осталыгы янгыннарны тиз арада авызлыкларга ярдәм итә.

- Соңгы елларда шәхси секторда, авылларда янгыннарга каршы көрәшне көчәйтү максатында алып барылган җитди эшнең нәтиҗәсе сизелә. Статистика буенча да уңай үзгәрешне күрергә була. Мәсәлән, узган елның шушы чорында 19 янгын очрагы теркәлгән булса, быел ул - 12, - ди Алмаз Гафуров.

Быел да янгынчылар эшне нәтиҗәлерәк итү өчен яңа алымнар куллануга зур игътибар бирә. Агымдагы ел башыннан янгын хезмәте карамагында бердәм диспетчерлык хезмәте эшли башлады. Биредә гадәттән тыш хәлләр буенча һәртөрле хәбәр алына һәм ул тиз арада тиешле бүлекләргә җиткерелә, мөһим чаралар күрелә. Тиздән районда ирекле янгын сүндерүчеләр дружиналары оештырылачак. Анда 18 яше тулган, гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга, бетерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр тупланачак. Ирекле янгын сүндерүчеләргә, кызыксындыру чарасы итеп, кайбер ташламалардан файдалану мөмкинлеге бирү дә күздә тотыла, ди кадрлар бүлеге башлыгы Эдуард Гончаров. Ә янгыннарга каршы төп көрәш бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен хәзер аеруча җаваплы чор башланды. Шуңа бәйле рәвештә 25 апрельдән 15 майга кадәр урманнарга чыгып учак ягу, чүп-чар яндыру катгый тыела. Янгынчыларга быел, кипкән үлән яну, чүпкә ут кабу сәбәпле, 10лап янгынны сүндерергә туры килгән инде. Ялкын телләренең аяныч нәтиҗәләргә китерүенә юл куймас өчен безнең янгын сүндерүчеләр һәрчак уяу тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алар безне ут-күздән саклый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше