Язмыш адәм баласын ничек кенә сынаса да, аның алдагы көне, киләчәк тормышы рух ныклыгына бәйле. Һәр көннең күркәм, матур үтүе бер-беребезгә игътибарлы булудан да тора. Ел саен физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ункөнлеге нәкъ менә инвалидларга игътибарны арттыру, мәрхәмәтлелек күрсәтү, рухи яктан нык булырга өндәү максатында оештырыла. Быел да шәҺәрдә декада...
Язмыш адәм баласын ничек кенә сынаса да, аның алдагы көне, киләчәк тормышы рух ныклыгына бәйле. Һәр көннең күркәм, матур үтүе бер-беребезгә игътибарлы булудан да тора. Ел саен физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ункөнлеге нәкъ менә инвалидларга игътибарны арттыру, мәрхәмәтлелек күрсәтү, рухи яктан нык булырга өндәү максатында оештырыла. Быел да шәҺәрдә декада уңаеннан күптөрле чаралар уза. 3 декабрьдә ункөнлеккә "Космос" яшьләр үзәгендә тантаналы төстә старт бирелде.
Тантанага якын араларда юбилейларын билгеләп үтүчеләр, активистлар чакырылды. Район башлыгы исеменнән аларны шәҺәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин тәбрикләде. Социаль яклау идарәсе тарафыннан аларга махсус бүләкләр, район җитәкчелеге Мактау грамоталары тапшырылды.
Илья Хватков бу көннәрдә 75 яшен тутырган. Озак еллар ГРЭСта эшләп лаеклы ялга чыккан Илья Иванович сәламәтлеге какшап, бүген коляска белән хәрәкәт итәргә мәҗбүр. Шулай да алар тормыш иптәше Галина Михайловна белән авырлыкларга, күңел төшенкелегенә бирелмиләр.
- Кешеләр янында булу, аралашу бөтен уңайсызлыкларны оныттыра. Әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын, хөрмәтен тою күңелгә рәхәтлек бирә, - ди Илья Иванович.
Гомумән, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбыз белән аралашкач, аларның инвалидлар өчен күрелүче чаралардан канәгать булуын аңлыйсың. Соңгы елларда алар өчен уңайлыклар тудыру максатында бик күп эшләнде, "Уңайлы мохит" республика программасының Һәр урында гамәлгә ашырылуы күренеп тора, ди инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов. Район үзәк дәваханәсенә керү урынын төзекләндерү инвалидларга бирегә башкалар ярдәмен көтеп тормыйча да йөрергә мөмкинлек тудырды. Авыр хәрәкәтләнүчеләргә шәһәрдә 28 урында тротуарлар җайлаштырылды. Социаль яклау идарәсе, мәшгульлек үзәгендә, инвалидлар яшәгән йортларда да уңайлыклар тудыру өчен төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көнгә 7 подъезд төзекләндерелгән. "Каршылыксыз тормыш" муниципаль программасы кысаларында 2013-2015 елларга 9 подъездны үзгәртү планлаштырыла.
Инвалидларга актив яшәү мөмкинлеге тудыру өчен спорт объектларына, тренажерлар залы, бассейн, боз сараена йөрү бушлай оештырыла. Шуңа күрә алар Һәртөрле республика ярышларында алдынгы урыннар алып килә. Мәсәлән, хатын-кызлар командасы республика гандбол ярышында бронза медаль алып кайткан. Моннан тыш, активистлар төрле кул эшләре белән шөгыльләнеп тә таң калдыра. Декаданы ачу тантанасында да аларның кайберләре махсус күргәзмәләр тәкъдим итте. Талия Хәкимуллина, Нәзирә Смирноваларның эшләренә Һәркем сокланды. Ә "Тату гаилә" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар үзләренең күркәм чыгышлары белән тантанага ямь өстәде.
Ункөнлек чараларына килгәндә, ул шахмат-шашка турниры белән башланып китте. Һәр мәдәният, спорт учреждениесе көн саен күңел ач упрограммалары тәкъдим итә. 6 декабрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда хәйрия концерты оештырыла, аннан җыелган акча социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен тотылачак. Шулай ук 10 декабрьдә хакимияттә узучы аппарат киңәшмәсе алдыннан махсус күргәзмә-аукцион үткәрелеп, җыелган акчаны хәйрия максатларына юллау күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев