Җәмгыять һәм кеше

Алар санаулы гына

Районда ветераннарны юбилейлары белән өйләренә барып котлау күркәм традициягә әверелде. Автоклуб хезмәткәрләре Ольга Трофимова, Сирена Хөснетдинова һәм үзешчәннәр Түбән Биш авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Максим Кузнецовны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Максим Алексеевич, 18 яше тулгач, 1944 елда фронтка китә. Ул Пензада десант гас-кәрләре өчен әзерлек курслары узгач, Белоруссия...

Районда ветераннарны юбилейлары белән өйләренә барып котлау күркәм традициягә әверелде. Автоклуб хезмәткәрләре Ольга Трофимова, Сирена Хөснетдинова һәм үзешчәннәр Түбән Биш авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Максим Кузнецовны 85 яшьлек юбилее белән котладылар.

Максим Алексеевич, 18 яше тулгач, 1944 елда фронтка китә. Ул Пензада десант гас-кәрләре өчен әзерлек курслары узгач, Белоруссия фронтына җибәрелә. Аңа туган авылына 1951 елның язында гына кайтырга насыйп була. Күкрәгенә медальләр тагып кайткан кече сержант баш-аягы белән колхоз эшенә чума. Ике елдан авылның уңган кызы Сулумия белән гаилә кора. Максим Алексеевич язын трактор иярләсә, җәен - комбайнда, кышын фермада хезмәт куя. Сулумия апа белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Балалары еш кайтып, булышып тора үзләренә. Быел аларның гаилә корып яшәүләренә 59 ел тулган.

Тормыштан зарланырлык түгел, бөтен нәрсә бар бит хәзер, дип шөкерана кыла ветеран. Аның бар теләге - ил көннәрнең тыныч булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алар санаулы гына
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше