Җәмгыять һәм кеше

Алдан белеп тә...

Яшерен-батырын түгел, кибетләрдә азык-төлек сатып алганда куллану срогы чыккан яисә мәгълүмат ябыштырылган кәгазьдә барысы да тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очракларга юлыгучылар аз түгел. Әмма үз хокукларын яклауны сорап тиешле органнарга мөрәҗәгать итүне күпләр артык мәшәкатькә саный. Нәтиҗәдә сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне без үзебез үк бу эшкә җаваплы караудан читләштерәбез булып чыга....

Яшерен-батырын түгел, кибетләрдә азык-төлек сатып алганда куллану срогы чыккан яисә мәгълүмат ябыштырылган кәгазьдә барысы да тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очракларга юлыгучылар аз түгел. Әмма үз хокукларын яклауны сорап тиешле органнарга мөрәҗәгать итүне күпләр артык мәшәкатькә саный. Нәтиҗәдә сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне без үзебез үк бу эшкә җаваплы караудан читләштерәбез булып чыга. Әлеге мәсьәлә район башлыгы дәрәҗә-сендә дә күтәрелде һәм кичекмәстән сәүдә нокталарын тикшерү кирәклеге ассызыкланды.

Бу көннәрдә шәһәр кибетләрендә туклану продуктларының тиешле таләпләргә җавап бирүен тикшерү максатында, шәһәр прокуроры күрсәтмәсе буенча дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре махсус рейдлар уздырды. Ике көн дәвамында алар халык күп йөри торган, куллану срогы чыгу, башка таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве буенча шикаятьләр белдерелгән 6 кибетне тикшерде.

Быел кулланучылар хокукын яклауны сорап, 200гә якын шикаять кабул ителгән. Ләкин бу сан кулланучы хокукы шулкадәр генә бозылган дигән сүзне аңлатмый. Чөнки танышлар арасында куллану срогы чыкмаган булса да, ачып җибәргәч, товарның бозылган яки күгәргән булуына юлыгучылар бар. Бу склад, кибетләрдә продукциянең тиешле урында, тиешле температурада сакланмавы хакында сөйли. Тикшерү барышында инспекция белгечләре Елена Кубасова, Гүзәл Әхмәтшина, Лилия Хисмәтуллина, Надежда Чернова менә шуңа да игътибар бирделәр. Нәтиҗәдә тикшерелгән 6 кибеттә дә кулланучылар хокукларының өлешчә үтәл-мәвен ачыкладылар. Куллану срогы чыккан продукция күп ачыкланмаса да, кайбер азык-төлектә бу турыда мәгълүмат күрсәтелмәгән очраклар шактый булуга юлыктылар. Мәсәлән, без - гади сатып алучылар туңдырманың куллану срогына әллә ни игътибар бирмибез. Ә тикшерүчеләр бер кибеттә бу продукциядә әлеге мәгълүмат бөтенләй күрсәтелмәгәнлектән, акт төзергә мәҗбүр булдылар. Шулай ук төргәкләнгән печенье, шоколадның да кайчанга кадәр кулланырга яраклы булуы турында мәгълүмат юклыгы искәртелде. Белгечләр әйтүенчә, болар барысы да "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законның 5нче маддәсе үтәлмәве хакында сөйли. Моннан тыш, кибетләрнең үзләрендә үлчәнеп, төргәкләнә торган азык-төлекнең дә тиешле таләпләргә җавап бирмәгән очраклары бар. Шул рәвешле сатуга куелган сыр, конфетларда аларның үлчәме, төрелү вакыты, бер килограммы ничә сум торуы, продукциянең кайда чыгарылуы турында тулы мәгълүмат юк. Тикшерүчеләр аеруча ит ризыкларының куллану срогына игътибар бирде. Бу уңайдан казылык, ысланган тавык, пилмән, кәтлитләрне сатуда тиешле таләпләр үтәлмәве ачыкланды.

-Максатыбыз - җитешсезлекләрне ачыклап, аларны бетерү юлларын күрсәтү, сатучыларга кулланучылар хокукы турында законны тагын бер кат аңлату. Куллану срогы чыккан азык-төлек кибетләрдә еш күзәтелмәсә дә, алар әле бөтенләй юк түгел. Моннан тыш, сатып алучылар сатучыларның бөтен сорауларга да закон нигезендә җавап бирмәүләрен әйтә. Мәсәлән, кайбер кешеләргә сәламәтлекләрен саклау йөзеннән азыктагы кайбер ингредиентлар ярамаска мөмкин. Әгәр сатып алучы сатучыдан теге яки бу продуктның составы турында тулы мәгълүмат бирүен сорый икән, ул бу гозерне, һичшиксез, үтәргә тиеш, - ди инспекция белгече Надежда Чернова.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелеп, алар тиешле инстанциягә җибәрелде. Шунысын да искәртергә кирәк, мондый күзәтүләр кибетләргә алдан хәбәр итеп башкарыла. Тикшерүне алдан белеп торып та җитешсезлекләр ачыклангач, без - сатып алучыларны сыйфатсыз товар белән никадәр алдауларын күз алдына китерүе авыр түгел. Шуңа күрә һәрберебезнең сатып ала торган әйбергә игътибарлы булуы зыян итмәс. Шулай ук үз хокукыңны яклауны сорап, тиешле хезмәткә мөрәҗәгать итүгә дә кул селтәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алдан белеп тә...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше