Алмаз: “Йөреп китү турында хыялым чәлпәрәмә килде”
Зәй районының Югары Мәлем авылында яшәүче Алмаз Яхинны безнең газета укучыларыбыз яхшы белә.
Алмаз юл һәлакәтенә очрап, инвалид коляскасына калса да, күңел төшенкелегенә бирелмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап, иҗат итеп яши.
Хәзер аның янында ныклы терәге – тормыш иптәше Миләүшәсе бар. Миләүшә Арчадан Югары Мәлемгә күченеп кайтты. Ул Арчада үзенең шәхси кибете бар иде, эшләп торган бизнесын калдырып, Алмаз янына күченде. Хәзер ул Мәлемнән Чаллыга йөреп КАМАЗ заводында эшли. Ә бит Мәлем белән Чаллы арасы якын түгел – 60 километрдан артык.
Алмаз белән бу көннәрдә тагын хыяллары турында сөйләштек. Аның бик тә инвалид арбасыннан торып, йөреп китәсе килә. Табиблар да үз вакытында аңа шулай дип ышандырган була. Тик берничә көн элек ак халатлы һөнәр ияләреннән бөтенләй башка сыймаслык хәбәр килеп төшкән. Хатта уң аякны кисәргә, дип язылган. Бу Алмазның гомерлек хыялын чәлпәрәмә китергән.
-Йөреп китә алмам шул инде мин. Минем уң аягымда яра бар, җитмәсә сөягем дә бераз чыккан. Шуны нәрсә дә булса эшләтеп булмасмы дип, Түбән Новгород табибларына хат яздым. Рентген, берникадәр анализ сорадылар. Шуларны җибәргәч җавап үзен озак көттермәде. Аякның берсе эчтән үлекли башлаган дигән шомлы яңалык ирештерделәр. Табиблар аннан бердәнбер чыгу юлы аякны кисү дип бара. Менә шулар күңелемне тырнап, борчып тора. Җитмәсә, миндә шикәр чире. Аяк төзәлә алырмы дип кайгырам. Миләүшәм үземне нинди генә хәлдә калсам да ташламаячакмын, сине ничек бар шулай яратачакмын, - ди Алмаз.
Операция киләсе елның февралендә Түбән Новгородта булачак. Ул квота буенча башкарыла. Әмма юл чыгымнары, дарулар, башка чыгымнар да бар бит әле... Шуңа да Алмазның язмышына битараф булмаучылар арасында бәлки ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр? Аларның һәммәсенә дә рәхмәтле булыр идек.
Алмаз Яхинга көченнән килгәнчә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: Сбербанк картасы: 2202 2008 3138 3581 һәм 89393113832 телефон номеры да шулай ук Сбербанк картасына бәйләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев