Җәмгыять һәм кеше

Алты балам – алты куанычым

Элек гаиләдә күпләп бала үстерү гадәти хәл иде. Күп балалы гаиләдә өлкәнрәкләр кече-рәкләрен караша, кечкенәләр исә өлкәннәр үрнәгендә үсә. Бүген биш-алты балалы гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Сармашбаш авылында яшәүче Йолдыз белән Владимир Красовскийлар үзләренең дүрт баласы өстенә балалар йортыннан бертуган Руслан һәм Алмазны тәрбиягә алдылар. Хәзер Красовскийларның өч уллары,...

Элек гаиләдә күпләп бала үстерү гадәти хәл иде. Күп балалы гаиләдә өлкәнрәкләр

кече-рәкләрен караша, кечкенәләр исә өлкәннәр үрнәгендә үсә. Бүген биш-алты балалы гаиләләрне бармак белән генә санарлык. Сармашбаш авылында яшәүче Йолдыз белән Владимир Красовскийлар үзләренең дүрт баласы өстенә балалар йортыннан бертуган Руслан һәм Алмазны тәрбиягә алдылар. Хәзер Красовскийларның өч уллары, өч кызлары бар. Нинди байлык, нинди бәхет?!

Йолдыз белән Владимир - үтә тырыш, тынгысыз, булмаганны булдырып яшәүче парлар. Әти-әниләре белән бер түбә астында яшиләр. Йолдыз ике дистә елдан артык инде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Таш пулаттай йортларына терәп кибет ясадылар. Авыл халкын кирәк-ярак, азык-төлек белән тәэмин итеп торалар. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрауга да вакыт табалар. Йорт-җир, каралты-кураның бөтенлеге, тәртип әллә каян күренеп тора. Йолдыз бакча, кул эшенә дә оста, йортта, ишегалдында нинди генә чәчәкләр үстерми! Аның һәр эшендә, һәр башлангычында ире белән әнисе Мөнҗия апа, әтисе Хизнур - фикердәш. Өлкән кызлары Венера белән Альбина икесе дә институтта укый. Регинага - 10, Владикка 6 яшь.

-Бала алу теләге өлкән кызларым мөстәкыйль тормыш юлына баскач туды, - ди Йолдыз. - Кызлар үз көннәрен үзләре күрә башлады, күп гаиләгә ияләнгәнгәдер, алар булмагач, йорт, ничектер, бушап калды.

Йолдыз өчен күңелендә, йортында аңлатып бирә алмаслык бушлык барлыкка килгәндәй була. Әнә шул бушлыкны тутыру өчен гаилә балалар алу теләге белән яна. Аның бу ниятен ире, әнисе дә хуплый. Шул рәвешле, моннан ике ел элек гаилә балалар алу ниятенә керешә. Красовскийларга бала алганчы шактый документлар тутырырга, инстанцияләр үтәргә туры килә. Ир белән хатын Казанда курсларда да укып кайта. Балалар йортыннан тәкъдим ителгән Алмаз белән Руслан шунда ук күңелләренә хуш килә. Әйтерсең, алар үз уллары, ниндидер сәбәпләр аркасында аерылырга туры килгән. Аларны кунакка алып кайту мөмкинлеге булу турында белгәч, Красовскийлар малайларны авылга алып кайта. Малайлар гаиләне, авылны бик тиз үз итә. Йолдыз белән Владимир соңрак аларны бөтенләйгә яшәргә алып кайталар. Шул көннән ике ел вакыт узып та киткән. Ә бит гаиләгә алганда Алмазга 1 яшь тә 4 ай гына була. Русланга хәзер - 6, ә Алмазга 3 яшь ярым. Йолдыз белән Владимирга "әни", "әти", дип өзелеп торалар.

Гаиләдә ир балалар өчен бүлмә аерым, анда барлык кирәк-ярак бар. Компьютер гына чыдасын, аңа чиратлап утыралар, ди әниләре. Аеруча Владик компьютерга һәвәс. Алмазның кул эшенә кулы ятып тора. Руслан - бик хәрәкәтчән, үтә актив бала. Аның бу сыйфатлары йөзенә чыккан. Бил алышка бик оста, мәктәпкә көрәш түгәрәгенә йөри. Хыялы - көрәшче булу. Красовскийларны авылда балалар бакчасы булмау борчый. Һәр көн нәниләрне күрше Югары Мәлем авылындагы бакчага йөртәләр. Малайлар бакчага яратып, теләп йөри.

- Руслан белән Алмаз әкренләп бакча режимына да өйрәнеп килә, малайлар үзара дус, бер-берсен якларга тырышалар, - ди тәрбияче Людмила Баранова.

Руслан белән Владик укый да, саный да беләләр, шигырьләр сөйлиләр, Алмаз да алардан калышмый. Тәр- бияче апалары шигырь бирүгә, берсен-берсе уздырып шигырь ятларга керешәләр. Бу көннәрдә Аналар көненә шигырь өйрәнү белән мәшгульләр. Үзләре шигырь сөйли, үзләренең күзләре әниләрендә. Аннан Йолдызга барып сыеналар, аны кысып-кысып кочаклыйлар.

- Алар миңа бар да бертигез якын, бишбармак кебек. Кечкенәсе ялгыш ишеккә бармагын кыстырган иде, йөрәгемнән каннар тамды. Алты балам - куанычым минем, - ди Йолдыз.

Кичен, ял көннәрендә Красовскийлар яшәгән йорт шау-гөр килеп тора. Әтиләре ерак шәһәрләргә йөк ташый. Гаилә башлыгы көн дә шалтыратып хәлләрен белә, иң беренче сүзе: "Руслан белән Алмаз ничек анда?" Малайлар кул арасына кермәкче: хуҗалыктагы эштә булышырга гына торалар, Йолдыз аларны бәйләргә, тегәргә дә өйрәтә. Сугышып та куялар, шуннан дуслашалар да көнгә әллә ничә рәвешкә кереп алалар, ди әбиләре. Венера белән Альбина кайткан саен энеләренә бүләк, күчтәнәч алып кайта. Энеләре апаларының кайтканын түземсезләнеп көтеп алалар. Ул чакта гаилә умарта күчен хәтерләтә. Малайлар апаларына бакчада өйрәнгән яңа һөнәрләрен күрсәтә, шигырьләр сөйли. Апалары җиксенмичә тыңлый, аларны хуплый. Бу гаиләдә иң беренче кечкенәләрне ашаталар, аннан өлкәннәр утыра. Ашаганда беркем дә сөйләшми, тәртип шундый. Бу да - үзенә күрә бер тәрбия. Кыскасы, Красовскийлар балаларны режимда тота, тәгълим-тәрбиягә зур игътибар итә. Ничек кенә булмасын, күп балалы гаиләләрдә балалар бер-берсен карап үскәнгәдерме, тәрбияле, миһербанлы, тәүфыйклы була. Руслан белән Алмаз балалар йортыннан соң гаилә тормышына өйрәнә. Иң мөһиме, аларның яраткан әти-әнисе, әби-бабасы, апалары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Алты балам – алты куанычым
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше