Җәмгыять һәм кеше

Американы үз иткән Зәй кызы

Татарлар - сибелеп яшәүче халык. Алар дөньяның кайсы кыйтгалары, илләрендә яшәсә дә, затлылыгын югалтмый, юл яра, алга карап яши. Зәй кызы Әлфия Хәсәншинаны бездән океан аерып тора, ул 11 ел инде Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши. Якташ биредә гражданлык алган инде. Ярдәмчел, игелекле эшләргә омтылган Әлфия биредә үзенә күңеленә хуш килердәй...

Татарлар - сибелеп яшәүче халык. Алар дөньяның кайсы кыйтгалары, илләрендә яшәсә дә, затлылыгын югалтмый, юл яра, алга карап яши. Зәй кызы Әлфия Хәсәншинаны бездән океан аерып тора, ул 11 ел инде Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши.

Якташ биредә гражданлык алган инде. Ярдәмчел, игелекле эшләргә омтылган Әлфия биредә үзенә күңеленә хуш килердәй эш тапкан. "Subud" Халыкара ассоциация хәйрия фондында хезмәт куя. Чираттагы ялга кайткач, Әлфия редакциядә булып, океан арты тормышы, андагы халык яшәеше, татар оешмасы эшчәнлеге турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Безнең иң беренче сорау, әлбәттә, Америка тикле Америкага ничек барып чыгасы иттең булды.

-Туган илем, төбәгемне ел да сагынып кайтам. Аның кадере чит җирләрдә тагын да арта. Америкага барып чыгуымның чишмә башы - институтта укыганда Пенсильвания штатының Филадельфия шәһәренә студентлар лагерена әйдаман булып эшкә баруым. Океан арты мине бер күрүдә үзенә җәлеп итте, аны бик тиз үз иттем, - дип башлады сүзен Әлфия.

Ул 4нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогика институтының чит телләр факультетында укый. Студент вакытта каникулларда эшләргә тырыша, Филадельфиядә әйдаман булып эшләгәндә, дуслар, биниһая күп танышлар таба. Бер татар танышы кире Америкага килсәң, миңа кил дип чакырып кала аны. Америка Әл-фиягә туган илгә кайткач та тынгылык бирми. Бер еллап Әлмәт шәһәрендәге оешмада тәрҗемәче булып эшли. Ничек итсә итә, кыз әти-әнисен күндереп, кире Америкага юл ала. Туп-туры "Ташкент" ашханәсен тоткан танышы янына бара. Кемнең кем икәнен беләсең килсә, чит илгә чыгып кара икән - ханым дин кардәше Әлфияне үзенә яшәргә, ресторанына туй-мәҗлесләр оештыручы итеп эшкә ала. Кыз Америка тормышына тиз иярә, баштанаяк эшкә чума. Ул инглиз-немец, инглиз-рус телләрендә туй-мәҗлесләр, чаралар оештыра, аларны алып бара. Татарча-русча мәҗлес алып барырга теләге булса да, андый очрак булмый. Дуслары, танышлары тагын да арта, күп кенә татар яшьләре, гаиләләре белән аралаша. Америкада татарлар туганнарың кебек якын, ди Әлфия.

Ул һаман алга карап яши, үзен күчемсез милек агентлыгында да сыный. Аннан биредә финанс институтын тәмамлый, Нью-Йорк хәйрия фондына эшкә килә. Башта идарәче, аннан финансист булып китә. Америкада күпчелек халык нинди дә булса фондка керә. Хәйрия фондлары АКШ кына түгел, башка илләр халкы өчен дә булышлык итә. Әлеге фондлар акцияләр оештыралар, бушлай приютлар, оешмаларда эшлиләр. Гомумән, хәйрия эшчәнлеген актив алып баручы оешмаларның абруйлары күтәрелә. "Subud" Халыкара ассоциация хәйрия фонды ялгыз аналарга, авыр хәлдә калган балалар, гаиләләргә булыша.

Әлфия Американың үзе турында исә мавыктыргыч итеп сөйли.

-Чын мәгънәсендә дөньяның башкаласы дип игълан итәрлек матур шәһәр ул Нью-Йорк. Мин шуның тыныч бер читендә яшим. Байлык һәм хәерчелек, мәдәният һәм криминал бер казанда кайный. Биредә мәдәният, раса, дин, иҗтимагый проблемалар, җинаять төре дисеңме, муллык күрсәткечләре, милли аш-су, дөньяга караш, мода - барысы да төрледән-төрле, әнә шул төрлелеге белән күңелгә хуш килде инде ул. Нью-Йоркның Манхэттен дигән районында 7 миллион кеше исәпләнә, шәһәр яны халкын да өстәсәң, 18 миллион була. Шундый тыгыз мохит дөньяның әллә кайсы кыйблаларыннан күпләрне үзенә дәшә. Биредә 18000 ресторан, дөньякүләм дәрәҗәдәге 150 музей, төрле илләрдән китерелгән тауар белән тулы 10000нән артык кибет исәпләнә. Манхэттен - Нью-Йоркның үзәге. Хөрлек Сыны - Нью-Йорк, АКШ символы, Америка демократия билгесе булып санала. Хөрлек утравына куелган әлеге сынның биеклеге 46 метр. Метро нык үсештә, аның тармаклары утраулар, барлык аэропортлар, мәйданнарга, торак кварталларына кадәр җитә, тик аның эшләү системасы катлаулырак. Тулаем алганда, Америка - идеаль чисталык, тәртип булдырган ил.

Халкына килгәндә, Америка халкы яхшы, киң күңелле, ачык йөзле, тормыш һәм хезмәтне яратучан икән. Америкалы дусларым шактый, ә менә татар дуслар якынрак, кадерлерәк, ди Әлфия. Америкадагы татарлар ассоциациясе эшчәнлеге турында сөйләгәндә аның йөзе яктырып, күзләре очкынланып китте.

-Биредә татар берләшмәсе 1927 елда оешкан. Күпчелек татар Нью-Йоркның Бруклин бистәсендә яши. Алар ел саен Сабантуйларда катнаша, бәйрәмне бар халык, америкалылар да ярата. Быел Сабантуйга Татарстаннан делегация, Казаннан артистлар килде. Бәйрәм "Туган тел" җырын жырлаудан башланды, аны аһәңле итеп, һәр сүзенең мәгънәсен күз алдына китереп җырлыйбыз, хәтта күздән яшь килә. Без бәйрәмне балалар кебек ел да сагынып көтеп алабыз, миңа биредә узучы Сабантуйлар аеруча якын. Кафеларда җыелып утырып, Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрәбез, билгеле, мәҗлесләрдә милли ризыклар пешерергә тырышабыз. Татар оешмасы әгъзалары традиция, тел, мәдәният, йолаларны сакларга тырыша, башка илләрдәге татарлар, Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәләрне ныгыта. Татарларны бер - туган ил, туган тел, тамырлар турында хатирә берләштерә. Без бергә җыелырга, татарча сөйләшергә тырышабыз, аралашабыз, моның белән бер-беребез белән мәгълүмат алышабыз, туган илне сагынуны басабыз. Мондый очрашулардан татар гаиләләре туа, яңа танышлар табыла, - ди Әлфия.

Милләтҗанлы икән якташ дип сөенеп куйдым. Әлфия Зәйгә кунакка кайткач та мәчеткә керми калмый. Америкада да мәчетләргә сәдака бирергә еш керәм, ифтарларда катнашам, авыз ачуда төрле тән төсендәгеләр белән табын артында утырып, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкавын сорыйбыз, ди. Ул буш вакытларын файдалы үткәрергә тырыша. Дөньяның 15 илендә булырга өлгергән инде. Мине чит илләрдәге экзотика, диңгезләр түгел, ә аларның архитектура һәм тарихи урыннары, традицияләре, мәдәнияте, халкы кызыксындыра, ди. Ә үзеңә күпме үрнәк, күпме гыйбрәт аласың. Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал, дип юкка әйтмәгәннәр бит.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Американы үз иткән Зәй кызы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше