Ял итәргә Мисырга без 6 кеше - өч буын: бабай-әби, әти-әни, балалар-оныклар бардык. Тулы бер зур гаилә. Өйдәге кебек үзара гел татарча гына аралашып яшәдек. Янәшәбездә чит телдә сөйләшүчеләр генә иде. Без ял иткән бу кунакханәдә, гомумән, россиялеләр бик аз булды. Оныкларымның берсе мәктәптә - немец, икенчесе инглиз телен өйрәнгәнлектән,...
Ял итәргә Мисырга без 6 кеше - өч буын: бабай-әби, әти-әни, балалар-оныклар бардык. Тулы бер зур гаилә. Өйдәге кебек үзара гел татарча гына аралашып яшәдек. Янәшәбездә чит телдә сөйләшүчеләр генә иде. Без ял иткән бу кунакханәдә, гомумән, россиялеләр бик аз булды. Оныкларымның берсе мәктәптә - немец, икенчесе инглиз телен өйрәнгәнлектән, алар миңа күршеләребезнең кайсы милләт, кайсы ил кешеләре икәнен ачыкларга һәм күрсәткеч такталардагы язмаларны аңларга ярдәм итте. Гарәп хезмәткәрләр исемне әйтеп күрешкәч, "мөслим", ягъни мөселман дип бик хөрмәтләделәр. Хәерле көн, рәхмәт сүзләрен төрле телләрдә әйтергә өйрәнсәк тә, шул ерак Африкада татар телен ишетү миңа рәхәтлек бирде. Диңгез буеннан татарча сөйләшеп барганда палаткаларда сувенирлар сатучы кара тәнле гарәп егетләренең берсе: "Мин сине яратам", - дип саф татарча эндәшеп, безнең игътибарны үзенә җәлеп итте. Аның ятлаган сүзләре биредә татарча сөйләшүче татарларның да күп булганын аңлата бит. Икенче вакыт бик бирелеп нәрсәдер турында фикер алышып барганда, бер бүлмәдән чыгып арттан берәү: "Исәнмесез", - дип эндәште. Без җавап биреп, кул болгап китеп бардык та соңыннан, кара әле татарча исәнләштеләр бит, диеп гаҗәпләндек. Ә өченче очрак инде кайтып китәргә дип автобуска утырганда булды. Озын юлга чыкканда мин гадәтемчә пышылдап кына бисмилламны әйтеп, Аллага тапшырдык, диюемә, безне самолетка озатучы егет саф татарча итеп кайдан икәнебезне сорады. Ул үзе Казаннан Илдар исемле егет булып чыкты, килешү буенча Мисырда эшли икән. Менә безнең татар телебез, татар кешеләре дөньяның күп илләренә таралган. Татар теле - бөек Тукаебыз теле дип әйтергә яратсак та, барыннан да элек ул әти-әниебез теле. Әти-әниебезне кадерләгән, яраткан кебек, туган телебезне дә яратыйк. Кешенең үз туган телен яхшы белүе аның үз гаиләсенә, әби-бабасына хөрмәтен күрсәтә.
Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: үзебезнең ана телебездә аралашудан оялмасак иде. Рәхәтләнеп татарча сөйләшик. Бер үк вакытта янәшәбездәге телләрне дә өйрәник. Гомер иткәндә рус телен дә камил белү кирәк. Хәзер чит илләрнең дә ишекләре ачык. Дөнья күләмендә аралашу өчен инглиз, немец, төрек телләрен белү дә зыян итмәс. Яшьләр, сезгә бигрәк тә, чөнки киләчәк сезнең кулда.
Гөлнур Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев