Җәмгыять һәм кеше

Ана – һәр нәрсәнең башлангычы

Ана һәр кеше тормышында аерым урын алып тора, ана - барлык башлангычларның башлангычы. Әниләр көне 22 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен" дип исемләнгән бәйрәм тантанасы белән зурлап билгеләп үтелде. Тантанага килүчеләрне укучылар чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Фойеда салмак кына көй яңгырый, бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге тантана...

Ана һәр кеше тормышында аерым урын алып тора, ана - барлык башлангычларның башлангычы. Әниләр көне 22 ноябрьдә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен" дип исемләнгән бәйрәм тантанасы белән зурлап билгеләп үтелде. Тантанага килүчеләрне укучылар чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Фойеда салмак кына көй яңгырый, бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге тантана итә. Залда алма төшәр урын юк.

Район башлыгы Татьяна Воропаева, сәхнәгә күтәрелеп, аналарны бәйрәм белән котлады.

-Ана бәхете гаиләнең имин, балаларның сәламәт булуында. Сез - аналар һәрвакыт җәмгыятьнең игътибарына исәп тота аласыз. Соңгы елларда илебез, республикабыз, районның социаль сәя-сәтенең төп кайгырту объекты булып сез - аналар торасыз. Күңелегезгә, йортыгызга тынычлык иңсен, сәламәт булыгыз, - диде ул һәм Мухиннар, Сафиуллиннар, Хәкимовлар гаиләләренә ана капиталына сертификат тапшырды.

Ана җир йөзендәге яшәешне гәүдәләндерә. Сәхнәгә күп балалы аналар күтәрелде. Лукьяновлар, Клушевлар, Савинцевлар гаиләләре сәхнә тутырып басып торды. Лукьяновлар - алты балалы, Клушевлар үзләренең дүрт баласы өстенә тәрбиягә сигез ятим бала алганнар. Савинцевлар өч ятим бала тәрбияли. Әлеге гаиләләрне бу көнне бер төркем эшмәкәрләр сюрпризлар белән сөендерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Оныкларының укулары, иҗатлары белән кызыксынучы әбиләр дә игътибардан читтә калмады. Тантанада шундый әбиләрнең берсе - сугыш чоры баласы Тамара Керчеевская хөрмәтләнде. Аның алты оныгы, ике оныкчыгы бар. Бәйрәмдә яраткан хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән аналар: шикәр заводыннан Наталья Миронова, «Мефро уилз Руссия - Зәй заводы»ннан Татьяна Кипрова, ГРЭСтан Илзирә Никандрова да игътибардан читтә калмады.

Бәйрәм тантанасы "Мирас", "Азаль" вокаль-хореографик ансамбле, "Легенда", "Улыбка", "Магия" хореографик бию ансамбльләре, "Русская душа" фольклор ансамбле, үзешчәннәр чыгышы белән аралашып барды. Һәр чыгышта әниләргә мәдхия укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ана – һәр нәрсәнең башлангычы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше