Халыкара актаяклылар көне уңаеннан сукырлар җәмгыяте әгъзалары үзәк китапханәдә очрашты. Китапханәнең сәнгать бүлеге - аларның әледән-әле очрашу, аралашу урыны. Җәмгыять җитәкчесе Мария Костюченко әлеге җәһәттән китапханә җитәкчелегенә рәхмәтле. Гомумән, аралашу кирәк. Шунысы игътибарга лаек, Халыкара сукырлар көне илкүләмендә айлык кысаларында билгеләнә. Әлеге җәһәттән күп төрле чаралар планлаштырыла. Бүгенге көндә җәмгыятьтә...
Халыкара актаяклылар көне уңаеннан сукырлар җәмгыяте әгъзалары үзәк китапханәдә очрашты. Китапханәнең сәнгать бүлеге - аларның әледән-әле очрашу, аралашу урыны. Җәмгыять җитәкчесе Мария Костюченко әлеге җәһәттән китапханә җитәкчелегенә рәхмәтле. Гомумән, аралашу кирәк. Шунысы игътибарга лаек, Халыкара сукырлар көне илкүләмендә айлык кысаларында билгеләнә. Әлеге җәһәттән күп төрле чаралар планлаштырыла.
Бүгенге көндә җәмгыятьтә 265 кеше исәпләнә, шуларның 2се - бала. Районда сукырлар җәмгыяте оешуга - 16 ел, шул дәвердә ул күпме кешеләрне үз канат астына алып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтә, киңәш-табыш итешә. Исәптә торучыларга җәмгыять йөрү өчен махсус таяклар, кан басымын үлчәү аппараты, тавышле термометрлар бирә, I-II төркем күз авыруларны тернәкләндерү үзәкләренә юллама белән тәэмин итә. 2012 елда шундый үзәкләрдә - 23, 2013 елда 24 авыру тернәкләндерү процедуралары үткән. Чират буенча йортларына косметик ремонт ясау да каралган. Җәмгыять белән күп еллар инде үзе дә күз авырулы Мария Костюченко җитәкчелек итә. Җәмгыять җитәкчесе буларак, ул күпме кешенең моң-зарын йөрәге аша үткәрә, проблемаларын хәл итәргә тырыша. Район җитәкчелегенә рәхмәтле Мария Филипповна. Һәртөрле булышлык итүче спонсорларга да әйтәсе җылы сүзе күп аның. Китапханәдә узган очрашуда бу хакта ул ассызыклап әйтте.
Район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина җәмгыять әгъзаларына район башлыгы Татьяна Воропаева сәламен ирештерде, хәл-әхвәлләре белән кызыксынды. "Тату гаилә" балалар бакчасы нәниләре чыгышы һәркем күңеленә хуш килде. Иң мөһиме - игътибар, без биредән яшәү өчен дәрт-дәрман алабыз, ди җәмгыять әгъзалары. Кайсын гына алма, онытылып ял иттеләр, ихтыяр көченә ия алар, язмыш сынаса да - сыгылмыйлар. Илгизәр Илдарханов - спортҗанлы, өемдә герләр күтәрәм, ди. Инвалидлар арасында республикакүләм ярышларда призлы урыннар ала. Эретеп-ябыштыручы булып эшләгән ул, күзләре начар күрүне һөнәр белән бәйли. Рафат ага Солтанов та - әлеге һөнәр иясе, III төркем инвалид. Күзләрне сакларга кирәк икән, компьютер - телевизорлар белән сак булсалар иде кешеләр, ди ул, ачынып.
Инвалидлар күңелләрен төшерми, җәмгыятьтән аерылмый, үзләренең күңелләрен күрергә тырыша. Китапханәгә дә алар борчу-мәшәкатьләрен читкә куеп, аралашу өчен җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев