1 октябрьдән башланган көзге чакырылышта Россиядә 1984-1993 елларда туган 135850 граждан хәрби хезмәткә чакыру алачак. Татарстанда исә 30 меңнән артык ир-егеткә хәрби бурычын үтәү өчен чакыру киләчәк. Әлеге саннар ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен уздырылган чираттагы брифингта яңгырады. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, октябрь - декабрьдә Татарстан...
1 октябрьдән башланган көзге чакырылышта Россиядә 1984-1993 елларда туган 135850 граждан хәрби хезмәткә чакыру алачак. Татарстанда исә 30 меңнән артык ир-егеткә хәрби бурычын үтәү өчен чакыру киләчәк.
Әлеге саннар ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен уздырылган чираттагы брифингта яңгырады. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, октябрь - декабрьдә Татарстан буенча 5 меңгә якын егет хәрби хезмәткә озатылачак. Частьларга озату 26 октябрьдә башлана. Якташларыбыз башлыча үзәк хәрби округта - Мәскәү өлкәсе, Марий-Эл республикасы, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Псков, Севастополь шәһәрләрендә хезмәт итәчәк. Шунысын да әйтик, быелгы чакырылышта хәрби хезмәткә чакырылучылар 30 процентка кимрәк булачак. Бу армиядә контракт нигезендә хезмәт итүчеләр саны арту белән бәйле. Хәрби частьларга озатылачак егетләрне тагын бер яңалык көтә - аларга кәрәзле телефоннан тыш, банк картасы да ("ВТБ-24") тапшырылачак. Ул егетләргә хезмәт итү чорында финанс мәсьәләләрен җайлы хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.
Сергей Погодин 2013 елдан хезмәткә чакырылучының электрон паспортын булдыру гамәлгә керәчәген дә белдерде. Казанда ябылган танк училищесы базасында киләсе яздан хезмәткә чакырылучыларны хәрби хезмәткә әзерләү үзәге эшли башлый. Биредә берьюлы 150 егет өч айлык курс-лар узып, хәрби частьларга китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев