Узган җомгада Зәйдән 18 егет (икесе - контракт буенча) тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатылды. Аларның 6сы - Чыбыклы, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Югары Лоҗы авылларыннан. Егетләрнең 2се - Татарстанда, калганнары Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк. Армиягә китүчеләрне озатырга туганнары, якыннары белән бергә район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев та...
Узган җомгада Зәйдән 18 егет (икесе - контракт буенча) тантаналы төстә хәрби хезмәткә озатылды. Аларның 6сы - Чыбыклы, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Югары Лоҗы авылларыннан. Егетләрнең 2се - Татарстанда, калганнары Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк.
Армиягә китүчеләрне озатырга туганнары, якыннары белән бергә район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев та килде.
Көзге чакырылышта районнан 100дән артык егет солдат бүреген киячәк. Бүгенге көндә Зәйдән 160 егет илебезнең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти.
Татьяна Воропаева, Айрат Бариев булачак солдатларга, чын ир-егетләр тәрбияләү мәктәбе булган армия хезмәтен лаеклы үтеп, туган нигезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр, бүләк тапшырдылар. Тантанада армиягә китүчеләр башларын горур тотты.
-Язгы чакырылышта ук барасы килгән иде, көзгә генә алындым. Хезмәткә үз теләгем белән барам, - ди Максим Некрасов.
Максим 4нче мәктәптән соң, Әлмәт политехник техникумын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Бабалары, әтисе Леонид та армия хезмәтендә булды, Максим да аны намус белән башкарыр, ди әбисе Татьяна. Бу көнне Сәвәләйдән 2 егет китте, алар - сыйныфташлар Вадим Васюков белән Владислав Рябов. Икесе дә нык физик әзерлекле, Вадим - чаңгы, Владислав көрәш белән мавыккан. Егетләргә армиядә хезмәт итү авыр булмаячак, димәк. Чыбыклыдан Айнур Кәлимуллин, читтән торып, Чаллы дәүләт педагогика институтының беренче курсында укыган. Айнурның ике энесе бар, яшьтәшләр белән бергә китсәм, җиңелрәк булыр, ди ул. Энеләренә дә үрнәк абый булырга хыялы.
Сарсаз-Баграждан Олег Минеевны озатырга шактый дуслары килгән иде. Араларында хәрби формадан килгәннәре, армия хезмәтеннән кайтучылары да бар.
-Хәрби тормыш белән яшәп карау кирәк. Туган ил, туган авыл, әти-әнинең кадерен беләсең, хәрби хезмәт - зур тормыш мәктәбе ул, - ди Олегны озатырга килүче, үзе дә күптән түгел хәрби бурычын үтәгән Евгений Максимов.
Солдатка озатуның иң сагышлы мизгеле саубуллашудыр. Хәрби комиссариат бинасына кергәнче дуслары егетләрне һавага чөйде, әти-әниләр газизен күкрәгенә кочып яратты, аркасыннан какты, кызлар яшьле күзләрен сөртте.
Элек хәрби комиссариатка егетләрне гармунга кушылып җырлап озаталар иде. Никтер хәзер гармун тавышлары ишетелми. Ә менә Сармашбашта армиягә китүчеләрне гармун белән җырлап урам әйләндерәләр. Авыл башындагы баганага һәм Югары Мәлемгә күтәрелгәч, урман башланганчы биек агачка кулъяулык эләләр. Бу традиция әле дә яши. Агачка эленгән кульяулыкларның иге-чиге юк. Араларында еллар үтеп саргайганы да, каралганы да, әле төсе уңмаганнары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев