Россиядә 39 градустан югары булган 0,5 литрлы алкоголь продукциясен ваклап сатуның минималь бәясе 199 сум тәшкил итә. 0,5 литрлы коньякның бәясе, ким дигәндә, 322 сум тора. Гомумән, алкогольгә бәяләр уртача 17 процентка артты. Август аенда аның тагын 11 процентка артуы көтелә. Алкогольгә бәяләр күтәрелү, әлбәттә, кешеләрне хәмер кулланудан тыела төшәргә...
Россиядә 39 градустан югары булган 0,5 литрлы алкоголь продукциясен ваклап сатуның минималь бәясе 199 сум тәшкил итә. 0,5 литрлы коньякның бәясе, ким дигәндә, 322 сум тора. Гомумән, алкогольгә бәяләр уртача 17 процентка артты. Август аенда аның тагын 11 процентка артуы көтелә. Алкогольгә бәяләр күтәрелү, әлбәттә, кешеләрне хәмер кулланудан тыела төшәргә этәрә, әмма таякның икенче башы да бар, бу ясалма спиртлы эчемлекләрнең "итәк астыннан" сатылуы активлашуга, контрафакт эчемлекнең сәүдәгә килеп керү куркынычына китерергә мөмкин. Узган ел ахырында безгә «Казахстан» аракысы керүе турында мәгълүматлар иреште.
- Үткән ел ахырында без «Казахстан» аракысы белән бәйле 2 очракны ачыкладык. Быел да шундый фактлар бар. Ел башында законсыз сатудан ике тартма аракы алынды. Гомуми спиртлы эчемлек күләме 19,8 литр белән исәпләнә. Ә 28 февральдә район территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре бер автомобильне тикшергәндә, анда 80 тартма, ягъни 480 литр «Казахстан» аракысына тап булды. Автомобиль хуҗасы - Түбән Кама шәһәре кешесе. Бу юнәлештә без алга таба да җитди эшләячәкбез. Матур шешәләргә тутырылган «Казахстан» аракысының бермә-бер дәрәҗәдә очсыз булуы ук шик тудыра. Аның, тиешле таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, кеше сәламәтлегенә зыян китерүе ихтимал, - ди эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдурад Ефимов.
Республика күләмендә дә контрафакт аракы сатучылар белән көрәш катгый бара. Узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан Татарстанда шундый 10 канал ябылган, законсыз эшчәнлек алып баручыларга карата җинаять эше кузгатылган. Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән экспертизалар күрсәткәнчә, законсыз сатылучы алкоголь тиешле таләпләргә бөтенләй туры килми икән. Хәтта матур шешәләргә тутырылган «Казахстан» коньягы да буяу һәм ароматизаторлар кушылган сулы-спиртлы эчемлек булып чыккан. Нәтиҗәдә, акчаны янга калдырам дип, ялган алкоголь кулланучылар үз сәламәтлегенә зыян сала булып чыга. Татарстанда алкогольнең чынмы-ялганмы икәнен тикшерү хезмәтләре эшли. Моның өчен шешә капкачында яки этикеткасында урнаштырылган теркәү номерын, 5-114-115 телефон номеры буенча хәбәр итеп, тикшертергә була. Шулай ук бу эшне Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да башкарып була, дип хәбәр итә республика үзәк матбугат чаралары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев