Зичәбашлылар сулы булыр Дүрт-Мунча авыл җирлегенә караган Зичәбашта су проблемасы бар иде. "Саф су" республика программасы бу авылга да килеп җитте. Әлеге программа нигезендә "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дүрт чакрым арага суүткәргеч сузу белән мәшгуль. Өйгә кадәр исә хуҗалар суүткәргечне үз хисабына суза. Биредә шулай ук тау башында автомат рәвештә...
Зичәбашлылар сулы булыр
Дүрт-Мунча авыл җирлегенә караган Зичәбашта су проблемасы бар иде. "Саф су" республика программасы бу авылга да килеп җитте. Әлеге программа нигезендә "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дүрт чакрым арага суүткәргеч сузу белән мәшгуль. Өйгә кадәр исә хуҗалар суүткәргечне үз хисабына суза. Биредә шулай ук тау башында автомат рәвештә эшләүгә көйләнгән скважина да казыла.
Кадердә бадминтон уйныйлар
Кадер мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләргә спорт белән мавыгу өчен мөмкинлекләр тудыра. Биредә шахмат-шашка түгәрәкләре эшли, бадминтон белән шөгыльләнү өчен дә мәйданчык бар. Бадминтон уйнау теләге кадерлеләрдә язын "Универсиаданы каршылап" дигән авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада уянган. Эшне кызуында тоттык, ди җирлек башлыгы Римма Зайцева. Бадминтон уены өчен кирәк-ярак сатып алына һәм ул мәдәният йортында тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп урнаштырыла. Хәзер олысы-кечесе биредә шашка-шахмат уйный, бадминтон белән шөгыльләнә.
«Ал. Бистәсе базары»
Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес җәмгыять-тә позитив рух бирүчеләрнең тулы бер сыйныфын тәшкил итә. Александр Бистәсе җирлеге - кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә бай төбәк. Биредә бүгенге көндә 14 крестьян-фермер хуҗалыгы, 2 гаилә фермасы исәпләнә. Аларның күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Албистәлеләр шәһәрдә оештырылган социаль ярминкәләрдә ит белән сатуда лидерлык итә. Алар ит белән сәүдә итү рәтенең тулысы белән бер ягын алганнар инде. Гомумән, әлеге ярминкәләрне «Ал. Бистәсе базары» дип тә атарга була. Рафаиловлар, Савгильдиннар, Сироткиннар, Зайцевлар һ.б.лар ярминкә саен 13-15әр түшкә дуңгыз ите сата. Халык алар продукциясен көтеп ала.
Төгилеләр стела ясарга ниятли
2015 елда Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 70 ел була. Әлеге дата уңаеннан республикада, шул исәптән районда киң колачлы эш башланды. Төги авыл җирлегендә 15 тыл ветераны исәпләнә. 65 ир-егет сугыш кырларында башын салган. Авылда сугыш җиле тимәгән бер генә гаилә дә калмаган. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, ди халык. Хәрби комиссариат 9 сугыш ветеранының каберенә яңа таш куйды. Ике сугыш ветераны һәм ирләре сугышта үлгән ике тол - Поликарп Рыжов, Николай Мясников, Евдокия Плешкова, Акулина Аркадьева "Ветераннар турында" Федераль Закон нигезендә торак шартларын яхшыртты. Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан Төгидә "Рассвет" колхозы рәисе Александр Селиверстов һәм авыл Советы рәисе Семен Фролов тырышлыгы белән һәйкәл куелган. Скульптура скверда - каеннар арасында урнаштырылган. Моннан 11 ел элек сквер металл койма белән әйләндереп алынган. Скульптурага ел да косметик ремонт ясалса да, ул тиз матурлыгын югалта, авария хәлендә, аңа капиталь ремонт кирәк, ди җирлек башлыгы Татьяна Попова. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җирлек җитәкчелеге әлеге скульптураны алыштырырга ниятли. Яңасы өчен акчаның бер өлеше җирлек бюджетыннан бирү планлаштырылса, калганында эшмәкәрләр ярдәменә исәп тотыла. Булачак стеланың эскизы әзер.
Мәдәният йорты яңарды
Якты Күл мәдәният йортында бюджет хисабына зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Йортның түбәсе ябылды, икенче катында түшәм, стеналар ремонтланып, ишекләр алыштырылды, идән буялды. Беренче катта исә тамаша залы ремонтланды, бинага керү өлеше үзгәртеп корылды. Биредә ремонт эшләрен "Экотек" АҖ оешмасы башкарды. Мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонын ремонтланган бинада башлый.
Гүр газабы иде
Түбән Биш авыл җирлегенә кергән Шыкмай авылының Урман урамына язын-көзен керерлек булмый иде. Җәен әлеге урамның 655 метр аралыгына таш түшәлде. Хәзер җиңел машиналар юлдан проблемасыз йөри ала.
Мәчетле авыл - иманлы авыл
Агымдагы елда Сармашбаш авылы мәчетле булуы белән тарихка кереп калачак. Районда ул - 26нчысы. Рамазан-шәриф аенда нигез салынган гыйбадәтханә бүгенге көнгә әзер. Агачтан төзелгән мәчеттә сармашбашлылар Корбан - Гайдел-Әдха бәйрәмен зурлап билгеләп узды. Гает көнне мәчеттә алма төшәр урын да булмады. Өлкән һәм урта буын гына түгел, яшьләр дә катнашты бәйрәмдә.
Мәчет авыл уртасында иман нуры чәчеп, аны күркәмләп тора. Ул элекке мәчет урыныннан бераз читтәрәк калыкты. Элекке мәчетнең авылда гасыр ярым ел элек эшләве мәгълүм. 1910 елда яңа агач мәчет төзелә. 24 елдан соң сәяси золым елларында аның манарасы киселеп, башта мәктәп, аннан клуб итеп файдаланыла, соңыннан яна. Яңа мәчет андый язмышка дучар булмасын, озак еллар дин-исламга хезмәт итеп, олысы-кечесен иманлы, һидаятьле итсен иде.
Анапага кадәр бардылар
Сәвәләй мәктәбе укучылары спортны, физик тәрбияне үз итә. Биредә белем алган егетләр гер күтәрү буенча Россия, Дөньякүләмендә призлы урыннар алып килә. Мәктәптә баскетбол түгәрәге эшли. Көрәш, гер күтәрү белән шөгыльләнүчеләр белән спорт мәктәпләреннән тренерлар шөгыльләнә. Узган ел мәктәпнең VI сыйныф укучылары Виктория Хәбибуллина, Анна Черкасова, Дарья Рябова, Яна Бородина, Вадим Исаков, Евгений Исаков, Анатолий Гребенщиков, Максим Санниковлар укучыларның республика "Президент ярышлары"нда катнашып, җиңү яулаган иде. Әлеге ярыш сикерү, йөгерү, турникта тартылу һ.б. спорт ярышлары, спорт буенча теоретик сорауларга җавап бирү, "Исәнме, Олимпиада!" дип аталган иҗат конкурсыннан гыйбарәт иде. Сәвәләй мәктәбе укучылары ярышта лаеклы җиңүче булып, сентябрь аенда үзләрен әлеге төр бәйгенең Анапада үткән Бөтенроссия ярышларында сынады. Биредә аларга өстәп, өстәл теннисы, урам баскетболы, бадминтон, шахмат буенча да ярышырга туры килде, укучылар уңышлы чыгыш ясады, ди физик тәрбия укытучысы Резеда Белышева. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 150 команда көч сынашкан, Сәвәләй командасы - 39нчы урында. Укучылар ярышлардан канәгать калды, аралаштылар, диңгездә су коендылар, экскурсияләргә йөрделәр, ди Резеда Белышева.
Кәрәкәслеләр - бердәм халык
Бигеш авыл җирлегенә караган Кәрәкәс авылында Корбан гаете аеруча оешкан төстә узды. Авыл халкы гаеткә кадәр бергәләп мәчетне ремонтлады, аңа яңа тәрәзәләр куйды. Гает көнне гыйбадәтханә олысы-кечесе белән тулы иде. Бу көнне кәрәкәслеләр зират коймасын әйләндереп алу турында да киңәшеп, әлеге эшкә акча да җыйды. Гаеттән соң авылда ике дистәгә якын корбанлык мал - сарыклар чалынды. Авыл халкының иманлы, бердәм булуы, игелекле эшләр башында торуы сокландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев