Югары Шепкәдә февраль аенда "Солдат хатлары укыйбыз" дип аталган концерт-кичәдә чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Аларның кайберләрен өлкән апа-агайлар танып та бетермәде. Күңел кылларын тибрәндерерлек моңлы итеп җырлаучы кыз баланы тамашачы аеруча җылы кабул итте. Кем баласы икән бу шулкадәр оста, матур итеп җырлый, дип тамашачы бер-берсеннән сорашты. Халидә оныгы...
Югары Шепкәдә февраль аенда "Солдат хатлары укыйбыз" дип аталган концерт-кичәдә чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Аларның кайберләрен өлкән апа-агайлар танып та бетермәде. Күңел кылларын тибрәндерерлек моңлы итеп җырлаучы кыз баланы тамашачы аеруча җылы кабул итте. Кем баласы икән бу шулкадәр оста, матур итеп җырлый, дип тамашачы бер-берсеннән сорашты. Халидә оныгы - Алинә ул, дигән җавап ишеткәч, күпләр, ә үзебезнең Халидә кызы икән ләбаса, дип пышылдады. Ә авылда шәфкать туташы булып эшләүче, тырыш, намуслы Халидә Бәдретдинованы белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше бар микән?! Юктыр...
Халисә апа белән Нәсим абый Хәсәновлар гаиләсендә 9 май көнендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Аннан соң тагын 4 бала дөньяга килүен исәпкә алсаң, ишле гаиләдә үскән кызны башкача күз алдына китереп тә булмыйдыр. Чөнки ишле гаиләдә үскән балалар эшкә өйрәнеп, үзләреннән кечерәкләр өчен җаваплылык тоеп үсә. Һәм бу сыйфатлар андыйларны гомере буе озатып бара. Халидә апа да мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Аеруча химия, математика фәннәрен ярата. Мәктәптән тыш чараларда да актив катнаша, спектакльләрдә уйный. Буем кечкенә булгангадыр инде, миңа күбрәк әби ролен бирәләр иде, дип искә ала ул үзе, мәктәп елларын сагынып.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина училищесының акушерлык бүлегенә укырга керә. Татарча белем алган авыл баласына уку җиңел булмый, әлбәттә. Рус телендә белем алу өстенә, һөнәргә хас медицина терминнарын өйрәнү үзе генә дә ни тора. Әмма ул ярты юлда туктап кала торганнардан түгел, үҗәтләнеп укып, яхшы билгеләр белән диплом алып чыга. Укуын тәмамлагач, бераз Пәнәчедә эшләп ала да кабат туган авылына кайта һәм шул көннән 40 ел гомер узып та киткән.
Көдрә чәчле, шаян сүзле авылдашы Галимҗан белән гаилә корып яшәүләренә дә 40 ел булган. Чиләгенә күрә капкачы, дип халык юкка гына әйтми. Галимҗан ага, чыннан да, тормыш арбасын җигелеп тартучы, ышанычлы ир була. Колхозда озак еллар механизатор булып эшләп, авыл халкының хөрмәтен, ихтирамын казана. Хатынына да һәрьяклап булыша, аның хезмәтенең нечкәлекләрен тирәнтен аңлый. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Зөлфия татар гимназиясендә укыта, уртанчы уллары Нурсил - автоагрегат заводында, төпчекләре шикәр заводында эшли. Балалары да - үзләре кебек тырыш, итагатьле, тәртиплеләр.
Авыл җирендә яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү җиңел эш түгел, шуңа күрә бу хезмәткә яшьләр атлыгып та тормый. Чөнки авыру кеше янына йөрүдән тыш, никадәр документ тутырырга, прививкаларны вакытында ясарга һ.б.сын эшләргә кирәк. Әмма Халидә апа зарланмый. Мин эшемне, кешеләрне яратам, сөенеп эшкә киләм, шунлыктан аның авырлыгын да, катлаулылыгын да тоймыйм, ди ул үзе. 748 кешегә хезмәт күрсәтә ул. Шуларның 5се - 1 яшькәчә, 33е - мәктәпкәчә яшьтәге, 91е - 14 яшькәчә бала. Халидә апага авылдашларының һәркайсы туганы кебек якын, күбесенең сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләрен белә.
Кайчандыр 6 кеше эшләгән медпунктта Халидә апа бүген берүзе хезмәт куйса да, барысына да өлгерә: чакыруларга да чыгып китә, идәнен дә юып ала, кирәк икән ремонтын да ясый.
- Хәзер эшне элекке белән чагыштырып булмый. Нинди авыр чорларда да эшләдек. Урамнар көзен ерып йөрмәслек саз, кышын билдән көрт булыр иде. Авыруны районга илтергә транспорты юк. Техникага кытлык заманда М. Фәсхиев, Р. Хөснетдиновка барып егыла идек. Алар һәрчак сүзне тыңлады, рәхмәт инде үзләренә, - дип искә ала ул чорларны. - Хезмәтемне яратып башкаргач, вакыт белән исәпләшмәдем. Бервакыт менингит белән авырган баланы дәваханәгә илтеп, үзем уколлар ясап, аны төне буе саклап чыгып, иртә белән генә өйгә кайттым. Телефон заманы да түгел. Галимҗан да ни уйларга белмичә, төне буе йокламаган. Андый очракларны саный китсәң, күп инде. Авыл зур булгач, халкы да күп, проблемалары да җитәрлек. Җәйгә чыгуга, шәһәрдән әби-бабасына кунакка кайтучы балалар да өстәлә. Балалар җәен су буенда булырга, коенырга ярата. Соңгы елларда балаларның батып үлү очраклары да булды. Иң аянычы - яшь кешенең гомере өзелү, - ди ул.
Халидә апа - авылдашларының ныклы ышанычын яулаган хезмәткәр. Аның хакында кем белән генә сөйләшмә - һәммәсе уңай фикердә.
- Халидә апа - авылыбызның хәзинәсе ул. Эш вакытында гына түгел, бөтен кеше ял, бәйрәм иткәндә дә сәламәтлек сагында тора. Урып-җыю вакытында кыр станында була. Авылның чисталыгы өчен дә җан атып йөри. Чөнки авылда ул йөрмәгән урам, ул кермәгән тыкрык, ул ишеген ачмаган йорт бар микән? Намуслы, эш өчен янып йөрүче, җаваплы кеше ул, - ди күп еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Разия Илдарханова.
Бүгенге авыл җирлеге башлыгы Әсгать Яхин: "Һәрвакыт кешегә ачык йөзле, игътибарлы Халидә апа эшләсен генә, бүген мондый җаваплы хезмәтне ышанып тапшырырга кадрлар юк, өстәвенә, медпункт бинасы да тузган. Халидә апа бинаны үз көче белән ремонтлап, карап тора. Моны бары тик ул гына башкара", - ди.
Бу көннәрдә авылның тынгы белмәс әлеге олы йөрәкле заты юбилеен билгеләп үтә. Без - авылдашлары аңа чын күңелдән исәнлек-саулык, эшендә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Син ярдәм кулы сузасың авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың өметен җуйганнарга.
Иң яман чирдән дә гүя терелтә нурлы күзең,
Һәммә дарудан сихәтле синең ягымлы сүзең.
Шәфкатьле йөзең өчен, булганың өчен түзем
Чын күңелдән рәхмәт сиңа, сау-сәламәт бул үзең!
Авылдашлар исеменнән Д. Галиева, А. Хунафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев