Җәмгыять һәм кеше

Ваемсыз булмыйк

Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Зәйдә дә, күпфатирлы йортлар янына җиңел автомобильләр кую сәбәпле, көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, зур кыенлыклар туа. Йорт алдын басып алган техникалар экстрен хезмәтләр - янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына тиз генә үтеп керү мөмкинлеге бирми. Янгын чыкканда, кадерле минутлар үтеп, әйбер янып бетәргә,...

Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Зәйдә дә, күпфатирлы йортлар янына җиңел автомобильләр кую сәбәпле, көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, зур кыенлыклар туа. Йорт алдын басып алган техникалар экстрен хезмәтләр - янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына тиз генә үтеп керү мөмкинлеге бирми. Янгын чыкканда, кадерле минутлар үтеп, әйбер янып бетәргә, башкаларга күчәргә, ә кемнеңдер медицина хезмәткәре килеп җиткәнче гомере өзелергә мөмкин.

Машинаны кая кую турында кайберәүләр башын ватып тормый, җәяүленең йөрү юлын каплавы турында уйламый, тротуарга ук менгереп куючылар, утыртылган куакларны кызганмыйча, яшел зонага кертеп куючылар да җитәрлек. Менә шушы тискәре күренешләрне кисәтү өчен янгын күзәтчелеге хезмәте йорт яны территорияләрендә профилактик тикшерүләр үткәрә башлады. Закон бозучыларга бу хакта белдерү кәгазе җибәреләчәк. "Сәлам хаты" алучы шуның нигезендә бүлеккә беркетмә төзү өчен килергә тиеш була. Бүгенге көнгә шундый 4 кешегә белдерү кәгазе җибәрелде, эш алга таба да дәвам итәчәк.

Гамәлдәге законнар нигезендә торак йортларга керү юлларын транспорт куеп каплаган өчен штраф карала. Аның күләме дә аз түгел: физик затлар өчен - 1,5-2 мең, вазифаи затларга 7-10 мең, юридик затлар өчен 100дән алып 150 мең сумга кадәр. Ваемсыз булмыйк! Янәшә-тирәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗлар турында да онытмыйк. Синең тиз генә дип, машинаны тиешсез урынга куеп китүең, кемнеңдер гомеренә торуын истән чыгармыйк.

Ильмир Шәяхмәтов, янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ваемсыз булмыйк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше