Җәмгыять һәм кеше

Бакча сезонына орлыгың әзерме?

Язның бер ае үтеп тә китте. Бу инде бакча сезонының тагын да якынаюы, орлык хәстәре күрү, аларны тәртипләү кирәклеге турында сөйли. Әлеге эшне, әлбәттә, кичектерергә ярамый, чөнки кайберләре искереп, аларны яңарту турында уйларга кирәк. Орлыкларның чәчүгә яраклылык вакытын белү аеруча мөһим. Чөнки төрле орлыкныкы ул төрлечә. Кайберләре берничә ел сакланса...

Язның бер ае үтеп тә китте. Бу инде бакча сезонының тагын да якынаюы, орлык хәстәре күрү, аларны тәртипләү кирәклеге турында сөйли. Әлеге эшне, әлбәттә, кичектерергә ярамый, чөнки кайберләре искереп, аларны яңарту турында уйларга кирәк. Орлыкларның чәчүгә яраклылык вакытын белү аеруча мөһим. Чөнки төрле орлыкныкы ул төрлечә. Кайберләре берничә ел сакланса да, менә дигән уңыш бирергә сәләтле, ә икенчеләре 1-2 елдан уңыш бирү сәләтен югалта. Мәсәлән, пастернак, суган, укроп, петрушка, кузгалак, баклажан орлыгы - 1-2; торма, спаржа, латук-салат, шпинат, редис, брокколи, чәчәк кәбестә, гади кәбестә, сельдерей, шалкан, кишер - 3-4; чөгендер, карбыз, кабак, борыч, кыяр орлыгы - 4-5; борчак, кукуруз - 5-7; помидор - 7-9; кузаклылар, кавын, фасоль орлыгы 9-10 ел сакланса да, уңыш бирә.

Әгәр шушы сроклардан артык сакланган орлыкларыгыз бар икән, тышкы сыйфаты яхшы булса да, аларны файдаланмаска, ташларга кирәк. Хәер, хәзер күпләр орлык ясау белән шөгыльләнмидер дә, чөнки сатуда аларның ниндие генә юк: чит илдән кергәннәре дә, үзебездә җитештерелгәннәре дә бар. Алар янына килеп баскач, төрлелектән, пакетларының җете төсләреннән күзләр камаша. Күпләр шул пакет тышларына матур итеп ясалган рәсемнәргә карап сатып ала орлыкны. «Россельхознадзор» идарәсе базарда орлык сатучыларны да даими игътибарга алып, тикшереп тора. Сатучылар арасында намуссызлар да очрый.

Орлык сатып алганда, иң элек нәрсәгә игътибар бирергә соң?

Пакет тышында түбәндәге мәгълүматлар булу шарт: фирманың исеме, адресы, культураның исеме, сорты, категориясе, партиянең номеры, пакеттагы орлыкның авырлыгы (грамм) яки саны (данәләрдә), саклану срогы. Саклану вакыты чыккан икән, сатып алмавың хәерле. Яшелчә, бакча культуралары орлыкларының һәр партиясе өчен сатучыда сортын, сыйфатын раслаучы документ булырга тиеш. Әгәр сыйфат буенча сездә икеләнү туа икән, сатучыдан орлыкка, аның тишелеш процентын, сыйфатын күрсәткән таныклыкны таләп итегез. Яңа сорт орлык сатып алганда, сатучыдан аның дәүләт реестрына кертелү-кертелмәвен белешегез, бу безнең җирлеккә ярыймы-юкмы икәнне дә ачыкларга ярдәм итә. Белешмичә алып, уңышсыз калуыгыз мөмкин.

Сортлынымы, гибриднымы (пакетта F1 билгесе белән күрсәтелә) сайларга дигән сорау туганда, шуны истә тотыгыз, гадәттә гибридлар югары һәм тотрыклы уңыш бирә, авыруларга чыдам, көйсез һава шартларына карамастан үсә, җимеш бирә, җимешләре бер вакытта өлгерә, ә бу җыеп эшкәртү өчен уңайлы. Гибридларның уңышы эреле-ваклы булмый, төсләре дә матур, тигез. Шунысын да онытмагыз, гибридлар икенче елда үз уңыш бирү сыйфатын сакламый. Шуңа күрә алардан орлык ясап, киләсе елда да мул уңыш алырга өметләнергә кирәкми.

Орлык мәсьәләсендә проблемалар туганда, «Роспотребнадзор» идарәсенә мөрәҗәгать итәргә, e-mail:karantin.rt@maik.ru; e-mail:semennoi-201i@mail.ru сайтлары аша белешергә мөмкин.

"Роспотребнадзор".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бакча сезонына орлыгың әзерме?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше