Җәмгыять һәм кеше

Бала белән утырган чор стажга керә

2014 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" Федераль Законның 11нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 427нче (28.12.2013) Закон гамәлгә керде. Әлеге закон яшь ярымга кадәр баланы тәрбияләү ялында булган әти яки әнинең бала тәрбияләү чоры хисабына иминият стажын арттыру хокукы бирә. Ул һәр балага 1,5 ел исәбеннән, ләкин гомуми...

2014 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" Федераль Законның 11нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 427нче (28.12.2013) Закон гамәлгә керде. Әлеге закон яшь ярымга кадәр баланы тәрбияләү ялында булган әти яки әнинең бала тәрбияләү чоры хисабына иминият стажын арттыру хокукы бирә. Ул һәр балага 1,5 ел исәбеннән, ләкин гомуми исәпләгәндә 4,5 елдан да артык була алмый. Элек бу период 3 ел белән чикләнә иде.

Районда шушы уңайдан 141 пенсионерның хезмәт пенсияләренә үзгәрешләр кертелде. Пенсияне яңадан исәпләүдә андыйларның үзләренә идарәгә килеп йөрү кирәк булмады, тапшырылган документлар нигезендә яңадан исәпләүләр башкарылды.

Мәгълүмат өчен: 2015 елдан яңа пенсия формуласы буенча иминият стажына дүртенче баланы караган чор да кертеләчәк, гомуми стажга, һәр балага ел ярым исәбеннән, 6 ел өстәләчәк.

Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бала белән утырган чор стажга керә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше