Осталарның осталары җыелган иде 25 гыйнварда Зәйнең 7нче мәктәбендә. Биредә «Мин - оста!» республика бәйгесе үтте. Анда районнардан 80 кыз, 80 малай үзләренең иҗат эшләре белән катнашты, технология буенча теоретик биремнәрен сынады. Күз явын алырлык эшләрне мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина җитәкчелегендә министрлык белгечләре бәяләде. Укучы балаларның үзләрен мавыктырган эшләр...
Осталарның осталары җыелган иде 25 гыйнварда Зәйнең 7нче мәктәбендә. Биредә «Мин - оста!» республика бәйгесе үтте. Анда районнардан 80 кыз, 80 малай үзләренең иҗат эшләре белән катнашты, технология буенча теоретик биремнәрен сынады. Күз явын алырлык эшләрне мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина җитәкчелегендә министрлык белгечләре бәяләде.
Укучы балаларның үзләрен мавыктырган эшләр белән шөгыльләнүен активлаштыру максатында республикада "Дәрестән соң мәктәп" программасын гамәлгә ашыру бик күп кенә укучыларны кул эшләренә бирелеп китәргә этәрде. Нәтиҗәдә кызлар арасында - тегү-чигү, малайлар арасында техник шөгыльләр белән мавыгу популярлашты. Кызыксынуны тагын да стимуллаштыру максатында 2012-2013 уку елында республикада махсус программа кабул ителеп, һәр районның кул эшләре белән аеруча кызыксынган мәктәпләре техник җиһазлар белән баетылды. Ә быелгы уку елында исә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов инициативасы белән балалар арасында кул эшләре осталарын ачыклау, аларның талантын бәяләү максатында махсус иҗат бәйгесе игълан ителде. Башта ул һәр районда барды, ә инде сайлап алынган иң-иңнәр республика бәйгесендә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев