Мәктәп маршрутларында балаларны йөртү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә тикшерелгән төп мәсьәлә иде. Бу турыда ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова мәгълүматы тыңланды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Әлеге мәсьәләнең киңәшмәгә чыгарылуы очраклы түгел, агымдагы елның ун аенда республикада автобус йөртүчеләр...
Мәктәп маршрутларында балаларны йөртү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә тикшерелгән төп мәсьәлә иде. Бу турыда ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова мәгълүматы тыңланды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Әлеге мәсьәләнең киңәшмәгә чыгарылуы очраклы түгел, агымдагы елның ун аенда республикада автобус йөртүчеләр гаебе белән 110 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 4 кеше һәлак булган, 171 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алган. Күптән түгел генә Әлмәттән Казанга баручы балаларның фаҗигагә таруы турында да беләбез. Шуңа күрә бу мәсьәлә бик тә актуаль.
Районда балаларны мәктәпкә йөртү буенча 14 маршрут бар, шуның 4се - шәһәрдә, калганнары - авылларда. Әлеге төр транспортка һәм алар белән идарә итүчеләргә катгый таләпләр куела. Болар исә барысы да балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында эшләнә.
-Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә балаларны йөртүче автобус шоферлары тарафыннан районда юл-транспорт һәлакәтенең булганы юк, тизлекне арттыру очраклары да кимеде, - диде ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев.
Шулай да бу мәсьәләдә кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, "Авантех" ҖЧШ җитәкчесе тарафыннан машина йөртүчеләрне сайлап алуга (һөнәри осталык, эш тәҗрибәсе һ.б.) тиешле игътибар бирелми. Әлеге уңайдан "Авантех"ка 17 предписание бирелгән, бу эшчәнлек өчен җавап бирүче зат өч мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юлларның торышына да бәйле. ЮХИДИ башлыгы белдергәнчә, юлларның кайбер өлешләрендә (аеруча язгы-көзге чорда) авария булу куркынычы туа. Шуңа күрә юл төзү-төзекләндерү оешмасына да зур җаваплылык өстәлә.
-Мәктәп автобуслары йөри торган юллар һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мәктәп янында балаларны транспорттан төшерү урыннарына да игътибар кимемәскә тиеш. Бу - аеруча мөһим. Бала автобуска утырганда да, аннан төшкәч тә, транспорт хәрәкәте булган юл аркылы чыгарга тиеш түгел. Балалар иминлеге - беренчел бурыч. Моның өчен без барыбыз да җаваплы, - диде район башлыгы.
Киңәшмәдә шулай ук инвалидлар декадасы уздыру, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет учреждениесенең Зәй филиалының быелның ун ае эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәсьәләләр дә каралды, контрольдә торучы мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев