90 яшькә җитеп, зиһене, хәтере яхшы булган, күзе-колакларына зарланмаган өлкәннәргә сокланырлык. Ә бит алар сугыш һәм аннан соңгы елларны кичергән, авырлыкларны күп күргән. Бу көннәрдә юбилеен үткәргән Елизавета Медведевага һич тугыз дистәне бирерлек түгел. Ялгызы тыныч кына гомер итә ул. -Әни безгә артык мәнфәгатен салырга тырышмый, - ди кызы Людмила....
90 яшькә җитеп, зиһене, хәтере яхшы булган, күзе-колакларына зарланмаган өлкәннәргә сокланырлык. Ә бит алар сугыш һәм аннан соңгы елларны кичергән, авырлыкларны күп күргән. Бу көннәрдә юбилеен үткәргән Елизавета Медведевага һич тугыз дистәне бирерлек түгел. Ялгызы тыныч кына гомер итә ул.
-Әни безгә артык мәнфәгатен салырга тырышмый, - ди кызы Людмила.
Елизавета Ивановна ул һәм кыз үстергән, 43 ел балалар бакчасында хезмәт куйган. Бала-чага арасында эшләсә дә, нервылары нык аның. Балалар белән эшләүне яраттым, ди ул.
Тумышы белән Иске Зәйдән ул. 1нче мәктәптә укыган. Белем кызга җиңел бирелгән. Ул белгәннәрен эне-сеңелләренә дә өйрәт-кән. Гаиләдә алар 6 бала үскән. Тик яшьли ятим калалар: әти-әниләре үлә. Елизавета энеләре-сеңлесенә әти дә, әни дә була. Ул чордагы кыенлыкларны, күңелендәге бушлыкны күз яшьләре белән искә ала хәзер юбиляр. Илдә сугыш башланган елда ул мәктәпне тәмамлаган була. Ир-егетләр өй рәтеннән фронтка китә. Елизаветаның да армиягә барасы килә, тик энеләре-сеңлесе бар. Җиңү таңын якынайту өчен ул кулыннан килгәннең барын да эшли. Сугыш булган җирләрдән әти-әнисез калган балаларны Иске Зәйгә дә кайтаралар. Балалар йортында әнә шундый ятим балаларны тәрбияләргә алына Елизавета. Үзе дә ятим кыз, ятим балалар хәлен аңлый. Ул туган җирендә булса, ә эвакуа-цияләнгән балаларга Зәй - җиде ят.
-Үзләре ап-ак, ябык иде, күз яшен аларга күрсәтмичә генә елый идем, - ди Елизавета Ивановна.
Әлеге балалар өчен Воздвиженка һәм Камышинка авыллары янындагы элекке урманчылык бинасында аерым балалар йорты оештырыла. Елизавета баш-аягы белән эшкә чума. Малай-кызлар белән концертлар оештыра, алар белән авылларга йөреп чыгыш ясап, йомырка, бәрәңге алып кайта. Намус белән зур тырышлык куеп эшли ул балалар йортында. 1945 елда хезмәте "Бөек Ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәте" медале белән бәяләнә. Сугыш тәмамлангач, балалар йорты ябыла, малай-кызлар туган җирләренә озатыла.
-Аерылышу үтә авыр булды, дүрт ел эшләү дәверендә шактый ияләнгән булганбыз, - ди Елизавета Ивановна.
Иске Зәйгә кайтып, балалар бакчасында эшләвен дәвам итә. Гаиләдә дә яраткан хатын, хуҗабикә була ул. Ирен, улы Владимирны югалту ачысын да кичерә. Эшне, китап укырга ярата, пешерергә оста була. Әле соңгы өч-дүрт елда гына бакчасына йөрүдән туктаган. Кызы Людмила әнисен һәрвакыт күз уңында тота. Оныклары еш була әбисендә.
Елизавета Ивановнаны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Президентының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Автоклуб концерт төркеме кызларына юбиляр үзе дә кушылып җырлады. Гомер бәйрәмен тагын да мәгъ-нәлерәк, күңелле итүчеләргә чиксез рәхмәтле калды Елизавета Медведева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев