Җәмгыять һәм кеше

Балалары – аның бәхете

Һәркем тормышында укытучының роле бәяләп бетергесез. Дөньяны танып белергә өйрәтү, белем һәм тәрбия бирү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү - әнә никадәр вазифа йөкләнгән аларга. Сүзем Түбән Биш мәктәбендә укыткан педагогик хезмәт ветераны Евдокия Кудряшова турында. Балачагы сугыш елларына туры килә аның. Туңылҗа авылында 7 балалы гаиләдә үсә ул. Әлеге чор...

Һәркем тормышында укытучының роле бәяләп бетергесез. Дөньяны танып белергә өйрәтү, белем һәм тәрбия бирү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү - әнә никадәр вазифа йөкләнгән аларга. Сүзем Түбән Биш мәктәбендә укыткан педагогик хезмәт ветераны Евдокия Кудряшова турында.

Балачагы сугыш елларына туры килә аның. Туңылҗа авылында 7 балалы гаиләдә үсә ул. Әлеге чор баласына колхозда җир җимертеп эшләргә туры килә. Евдокия эш дип укуына хилафлык китерми: мәктәпне уңышлы тәмамлап, Алабуга китапханәчеләр техникумына укырга керә. Юкса, ул балачактан укытучы булырга хыяллана. Китап, газета-журнал укырга яратуы әлеге уку йортын сайлауга этәргеч биргәндер. Техникумны тәмамлагач, Түбән Биш мәктәбендә пионервожатый булып эшли башлый. Хезмәтен яратып башкара ул. Яшь кыз армия хезмәтеннән кайткан Куприян белән биредә таныша. Сугышка киткән Куприян, хәрби хезмәт узып, туган төбәгенә 1951 елда гына кайта. Хәрби киемле, төз гәүдәле егет Евдокияны үзенә тиз карата. Бер елдан соң гыйнвар салкыннарында Пусташитка алып кайта ул аны.

Пусташитның гөрләп яшәп яткан еллары: укучылар күп, һәр гаиләдә 5-6шар бала. Евдокия биредә башлангыч сыйныфлар укыта. Өчәр сыйныфны берьюлы укыткан еллары шактый була аның. Пусташитта никадәр баланы, "хуш киләсең, нәни дустым", дип каршы алып, хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтә. Биредә 16 ел эшләгәннән соң, Түбән Биш мәктәбенә күчеп, укучыларга ана теленнән дәресләр бирә. Әлеге мәктәп, база мәктәп буларак, янәшә-тирәдәге дистәгә якын авылдан укучыларны үзенә җыя. Зур тәҗрибәгә ия, тирән белемле укытучылар коллективы туплана биредә. Евдокия Павловна Василий Зингаров, Семен Семенов, Михаил Петров, Мәрвәрия Шәрипова, Рина Садретдинова, Владимир Тихонов кебек көчле укытучылар белән иңгә-иң торып эшли. Данлыклы мәктәп көчле, белемле шәхесләр үстереп чыгара. Алар илнең кайсы гына тармагында хезмәт куймый хәзер?! Евдокия Павловна, читтән торып, педагогика институтын тәмамлый, гаиләдә биш бала да үстерә, яхшы тыл да була. Куприян Яковлевич авыл Советында, партоешма секретаре булып эшли.

- Евдокия бик сабыр булды. Шулай булмаса, мин җаваплы эшләр башкара алмас идем, - ди ул.

43 ел мәктәптә эшләү дәверендә Евдокия Павловнаның гомере балаларга белем бирү, педагогик эзләнүләр белән беррәттән, җәмгыять тормышындагы вакыйгаларның үзәгендә кайнап үтә. Үз фикере булган педагогның киңәшенә, тәкъдимнәренә хезмәттәшләре колак сала. Укучыларының яраткан укытучысы була. Ул һәрвакыт эзләнә, үз өстендә эшли, замана белән атларга тырыша. Мәктәптән соң өйгә күп эш ияреп кайта. Ә гаиләдә 5 бала. Балалар бакчасы юк, өлкәнрәкләр кечерәкләренә күз-колак була. Гаиләдә һәркемгә нинди дә булса вазифа йөкләнә: төп максат - әти-әнине борчымау, артык мәшәкать тудырмау. Балалар хезмәт белән мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үсә. Кызлары Роза белән Татьяна әниләре һөнәрен сайлый, уллары Борис, Виктор, Валентин армия сафларыннан соң машина йөртүче булалар. Бүгенге көндә өчесенең дә үз эшләре бар. Барлык балалары да гаиләле. Уллары тырышлар, әти-әниләренең ай-ваена карамыйча, элекке агач өйне сүтеп, таш йорт салып куйганнар. Хәзер мунча төзү белән мәшгульләр. Гүрнәчәдәй биек мәһабәт йортлары әллә каян күренеп тора.

- Күп бит без. Җыела башласак, 29 булабыз. Йортны шуңа исәп тотып салганнардыр инде, - ди Евдокия Павловна.

Аеруча Питрау бәйрәменә бөтенесе бергә җыела алар. Евдокия Павловна бу бәйрәмне көтеп ала. Беренчедән, балалары, оныклары белән күрешә, икенчедән, ел саен Кашкатауда узучы Питрауга ул яхшы итеп себерке бәйләп, чәчәк букеты әзерләп бара. Әлеге бәйгеләрдә җиңми калганы сирәк аның. "Бишкәй" керәшен фольклор коллективына йөри. Аның тагын бер матур сыйфаты бар: ул - татар матбугатына гашыйк кеше. "Ватаным Татарстан", "Зәй офыклары", "Татарстан яшьләре", "Туганайлар" газеталарын алдыра. Иң беренче район хәбәрләре белән танышам, газеталарны ташламыйм, җыеп барам, ди. Оныкларында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт уятырга тырыша.

Евдокия Павловна бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Укучылары, хезмәттәшләренең күп санлы котлауларын кабул итә ул. 43 ел педагогик стажы булган укытучының укучылары биниһая күп. Хатирәләр яңара, күңел нечкәрә. Евдокия Павловна өчен иң зур бүләк - балалары хөрмәте, оныкларының уңыш-казанышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Балалары – аның бәхете
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше