Җәмгыять һәм кеше

Бар ул тәрбияле яшьләр

Бер-береңә карата мәрхәмәтле гамәлләр кылу бу дөньяда яшәү мәгънәсен арттыра шул. Изгелек кылган кешегә җавапны да яхшы гамәлләр белән кайтарасы килә. Беркөнне редакциябезгә өлкән яшьтәге апа килеп керде. Ул үзен Никифоров урамында яшәүче Хәлимә Шәйхелисламова дип таныштырды. Апа газетабыз аша бер яшь парга рәхмәт белдерергә тели, алар үрнәгендә башкаларны да...

Бер-береңә карата мәрхәмәтле гамәлләр кылу бу дөньяда яшәү мәгънәсен арттыра шул. Изгелек кылган кешегә җавапны да яхшы гамәлләр белән кайтарасы килә.

Беркөнне редакциябезгә өлкән яшьтәге апа килеп керде. Ул үзен Никифоров урамында яшәүче Хәлимә Шәйхелисламова дип таныштырды. Апа газетабыз аша бер яшь парга рәхмәт белдерергә тели, алар үрнәгендә башкаларны да ярдәмгә мохтаҗларны игътибарсыз калдырмаска чакыра.

Әлеге уңайдан Хәлимә апа үзе белән булган хәлне сөйләде. Бөркөнне ул үзләре яшәгән йорт яныннан ерак түгел бер кибеткә азык-төлек алырга керә. Продукция алып, акчасын түли дә өенә юнәлә. Әмма өйгә кайткач, акча янчыгында калырга тиешле сумманы тапмый. Өлкән кеше, борчылып, кабат кибеткә килә, бәлки шунда төшереп калдырганмындыр дип уйлый. Ә кибетче биредә артык акча күрмәвен әйтә.

- Шул вакытта кибеткә нәрсәдер алырга кергән бер кыз белән егет, борчылуымны күреп, күпме акча югалтуым белән кызыксындылар. Һәм минем тынычлануымны үтенеп, үз кесәләреннән акча чыгарып бирделәр. Мин бик карышсам да, алар борчылма, апа, бездән хәер булыр, дип елмаеп, күңелемне эреттеләр. Исемнәре Альбина белән Валерий булуын гына белештем. Кайткач чын күңелдән шушы балакайларның исән-имин йөрүен теләп дога кылдым, - ди Хәлимә апа.

Ул менә шундый тәрбияле, мәрхәмәтле, ярдәмгә мохтаҗларга игътибарлы яшьләребез булуга сөенгән. Аларга чын йөрәгеннән рәхмәт белдерә өлкән кеше. Ата-аналарның менә шундый балалар тәрбияли алуы - зур горурлык ул.

Ә Хәлимә апа белән булган вакыйганың ахыры да бар әле. Яшьләр белән аралашудан дулкынланып өенә кайтып, догаларын кылып тынычлангач, Хәлимә апа югалткан акчасын өеннән таба. Һәм яшьләрнең мәрхәмәтле гамәле аның үзен дә изгелек кылырга этәрә. Табылган акчаның бер өлешен ул Альбина белән Валера исеменнән - Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендәге мәчеткә, ә икенче өлешен ятим балага бирә.

Бер караганда, бу әллә ни игътибарга алырлык вакыйга да кебек түгел. Әмма төптәнрәк уйласаң, монда кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге ята. Ә бу кырыслана, шәфкатьлелеккә сусый барган тормышыбызда бер йотым су кебек кирәк. Районыбызда Шәфкатьлелек елы да нәкъ менә шуны күздә тотып игълан ителде. Яхшы, изге гамәлләребез белән көннәребезне, күңелләребезне матурлаудан тормышыбыз, һичшиксез, ямьлерәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бар ул тәрбияле яшьләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше