Җәмгыять һәм кеше

“Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен”

Ана - барлык башлангычларның башлангычы. Аналар көне - күңелле, ягымлы һәм җылы бәйрәм. Районда бу көн ел да зурлап билгеләп үтелә. 25 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда «Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен» дип исемләнгән бәйрәм тантанасы оештырылды. Мәдәният сараена килүче әниләрне "Мини-Мисс" бәйгесе нәниләре каршы алды, хатын-кызлар өчен генә сәүдә нокталары эшләде....

Ана - барлык башлангычларның башлангычы. Аналар көне - күңелле, ягымлы һәм җылы бәйрәм. Районда бу көн ел да зурлап билгеләп үтелә. 25 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда «Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен» дип исемләнгән бәйрәм тантанасы оештырылды.

Мәдәният сараена килүче әниләрне "Мини-Мисс" бәйгесе нәниләре каршы алды, хатын-кызлар өчен генә сәүдә нокталары эшләде. Зур зал бәйрәмчә бизәлгән, һәркемнең күңеле күтәренке иде. Сәхнәгә район башлыгы Татьяна Воропаева күтәрелеп, аналарны бәйрәм белән котлады.

- Бала тәрбияләп үстерүче, ул олы тормыш юлына аяк басканчы күп көч куючы һәм сабырлык күрсәтүче барлык аналар хөрмәткә лаек. Аларга яратуыгызны һәм кайгыртуыгызны белгертегез, рәхмәт сүзләрегезне кызганмагыз, - диде Татьяна Васильевна, әниләргә ихлас котлауларын ирештереп.

Һәм ул Урта Багражда туып-үскән, Зәйдә яшәүче биш бала анасы Зинаида Аделшинага "Ана даны" медале тапшырды. Зинаиданың дулкынлануы йөзенә чыккан. Сәхнәгә аның ул-кызлары Александр, Алексей, Дмитрий, Екатерина, Арсений, тормыш иптәше Михаил күтәрелде. Иң кечкенәсенә - ике яшь. Сокланырлык гаилә. Аделшиннар ил-көнгә намуслы, тәрбияле, ул-кызлар үстерә. Ана теләге бер - балалар җәмгыятькә файдалы, тәүфыйклы булып үссеннәр. Ә аның ул-кызлары өчен әти-әнисенең тигез канатлы булып яшәве мөһим.

6 яшьтә дә, 60-70 яшьтә дә ана өчен бала бала булып кала. Сәхнәгә 40, 50, 60, 70, 80, 90нчы, 2000нче елларда туган ир-егетләр, яшүсмер, балалар күтәрелеп әниләренә җылы сүзләрен җиткерделәр. Кешегә гомере буе әни кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга сихәт-дәва шул. Сәхнәгә күп балалы әниләр күтәрелү дәвам итә. 25 ел район үзәк дәваханәсендә акушер булып эшләгән Рәмзия Константинованы тамашачылар алкышлап каршы алды. Зәйдә күпме сабыйга дөньяга килергә булышкан ул. Кайбер әниләр аңа рәхмәт, хөрмәт йөзеннән чәчәк бәйләме бүләк итте. Рәмзия - өч бала анасы, сәхнәгә аның балалары, оныкларын күтәргән тормыш иптәше Юрий күтәрелде. Тантанада Рәмзия "Алтын кул" номинациясендә бүләкләнде. Оныкларына бер яшь. Баланың баласы балдан татлы икән, ди Рәмзия ханым.

Оныклар тәрбияләүдә булышучы әбиләребез биниһая күп. Апач авылында туып үскән, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Мария Елизарова кече оныгы Матвейны иҗат йортына иртә үсеш мәктәбенә йөртә. Мария Федоровна өч бала үстергән, 7 оныгы бар. Ул күп еллар җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт куйган. Тантанада ул "Әби йөрәге" номинациясендә бүләкләнде.

Ана баласы өчен җанын фида кыла. Балалары кеше булсын өчен ул теләсә нинди сынауга, авырлыкка әзер. Имәнлебаш мәдәният йорты директоры өч бала анасы Энҗе Әхмәтҗанова тантанада "Балаларга багышланган гомер" номинациясендә хөрмәтләнде. Энҗенең ире - Илгиз мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Әхмәтҗановлар - авылда сәнгатькә хезмәт итүче гаилә. Олы уллары Илназ армия хезмәтендә, Искәндәр Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала, кызлары Ләйсәнгә 11 яшь. Әхмәтҗановлар "Зәй горурлыгы" район конкурсында җиңү яулады, "Ныклы гаилә - көчле дәүләт" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Районда балалар туу арта бара. Агымдагы елда 565 бала дөньяга килде. Тантанада бер төркем әниләргә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Булачак әниләрнең махсус тегелгән киемнәрдән сәхнәдән узулары бәйрәмне тагын да ямьләде.

Бәйрәм тантанасы "Магия", "Улыбка" хореографик, "Престиж", гармунчылар ансамбле, Владислав Тыткин, Марс Гуреев, Федор Куликов, Геннадий Хәлиуллин, Александр Авферонек һ.б.лар чыгышлары белән аралашты. Бәйрәмне Рафаэль Хәсәншин белән Сергей Козяков алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Барысы өчен сиңа рәхмәтлемен”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше