Бу көннәрдә 90 яшен тутырган Анна Моисеева - сугышның авыр сынауларын кичергән, намуслы хезмәте белән абруй яулаган җиңүчеләр буынының бер вәкиле. Дәһшәтле сугыш елларында колхозда да, шәфкать туташы буларак госпитальдә дә эшли, гаять авыр сугышчан юл уза ул. Анна Ивановна юбилей көннәрендә күп санлы котлаулар кабул итте. Араларында фронтташ дуслары...
Бу көннәрдә 90 яшен тутырган Анна Моисеева - сугышның авыр сынауларын кичергән, намуслы хезмәте белән абруй яулаган җиңүчеләр буынының бер вәкиле. Дәһшәтле сугыш елларында колхозда да, шәфкать туташы буларак госпитальдә дә эшли, гаять авыр сугышчан юл уза ул. Анна Ивановна юбилей көннәрендә күп санлы котлаулар кабул итте. Араларында фронтташ дуслары да бар, аяныч, алар сафы кими бара. Район башлыгы Татьяна Воропаева аның янында булып, гомер бәйрәме белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чыгарылыш кичәсеннән соң кулларга аттестат алган без - егет-кызлар классыбыз белән Зәй болынына төштек, дип башлады сүзен Анна Моисеева, хәтер йомгагын кирегә сүтеп. Классташлар иртән болыннан кайтканда җан өшеткеч сугыш башлану турында хәбәр ишетелә. Әлеге класстан берничә егет икенче көнне үк фронтка алына. Иске Зәй хәрби комиссариатына якын-тирә авыллардан ир-егетләр җыела, алар бер-бер артлы фронтка озатыла. Хуҗалык эше яшүсмерләр, хатын-кызлар өстендә кала. Кышын кызлар өчен тракторчылар курслары оештырыла. Анна бер үк вакытта шәфкать туташлары әзерләү курсларына да йөрергә вакыт таба. Шәфкать туташы дипломы алгач, 1942 елда Зәйдән берничә кыз хәрби комиссариатка барып, үзләрен фронтка алуларын сорый. Озын толымнар киселә. Кызлар башта олауларда - Чаллыга, пристаньнан баржаларга утырып Горькийга юл ала, аннан Мәскәүгә озатыла. Мәскәүдә сугыш барган вакыт. Биредә көньякта урнашкан Белев шәһәрендә беренче чирканчыкны ала Анна. Фашист эшелоны өзмәс бомбага тота, җирне тетрәтеп танклар килә, бу мәхшәрне мәңге онытасым юк, дип искә ала Анна Ивановна. Ул биредә 473нче кыр-хирургия госпиталенә эләгә һәм шул госпиталь белән Берлинга кадәр барып җитә. Белев - Кенигсберг, Балтыйк буе - Орел - Курск дугасы - Польша - Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза якташ. Кыр госпиталенә алгы сызыктан нинди генә яралыларны китермиләр?! Салкын канлы, батыр булырга кирәк, башкача булмый иде, ди Анна Ивановна. Кан... Газап... Үлем... Шәфкать ияләре госпитальне үзләре саклый, яңа урында госпиталь оештыра, үлгән яралыларны җирли. Сугыш барган урыннар хәрабәләрне хәтерләтә. Инде генә госпиталь оештырып, яралыларны дәвалый башлыйлар, "алга" дигән фәрман килүгә, янә яңа урынга, алга китеп госпиталь коралар алар. Шул рәвешле, Анна Ивановна Берлинга кадәр барып җитә, Җиңү көннәрендә имзасын Рейхстагта калдыра.
Зәйгә ул 1946 елда кайта. 41нче Карамалы балалар йортына эшкә урнаша. Әлеге балалар йортында нинди генә милләт вәкилләре булмый! Бер елдан исә аларны Казанга алып китәләр. Аннан Анна Ивановна район хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Кияүгә чыга, өч бала үстерә. Гомеремдә күңелдә калган көн - үзем узган сугышчан юлдан кабат үтүем, дип хәтерен яңартты ул.
Сугышның михнәтен күтәргән шәфкать туташлары батырлыгы үлемсез. Санитар сумкасы аскан кызлар пуля-снарядлар яңгыры астында яралыларны ут астыннан алып чыккан, аларны дәвалаган, аякка бастырган. Алар мылтык та, көрәк тә тоткан, носилка да күтәргән. Әмма сугышчан юл узган Анна Ивановна әле дә бирешми. Күңеле көр, зиһене яхшы аның. Сезнең 95, 100 яшьлек юбилеегызга да килергә язсын иде безгә, диде район башлыгы, ветеранга ихлас котлауларын юллап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев