Җәмгыять һәм кеше

Бәйрәмнәрне – оешканлык белән!

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. 28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак, Роберт Марсович киңәшмәне шул турыда мәгълүмат бирүдән башлады һәм җитәкчеләрдән әлеге мәсьәләгә һәрдаим игътибар бирүне сорады. Чөнки ул кеше гомере белән бәйле. Шәһәр-районда 14-27...

Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп дүрт мәсьәлә тикшерелде. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак, Роберт Марсович киңәшмәне шул турыда мәгълүмат бирүдән башлады һәм җитәкчеләрдән әлеге мәсьәләгә һәрдаим игътибар бирүне сорады. Чөнки ул кеше гомере белән бәйле.

Шәһәр-районда 14-27 апрельдә оператив хәл торышы турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Петр Тимаськов чыгыш ясады.

Соңгы ике атнада районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Слывка бәян итте. Аның чыгышыннан күренгәнчә, шәһәр-районда янгын чыгу очраклары кимеми. Ул Түбән Биштә булган янгынга киңрәк тукталды.

2014 елның беренче кварталында муниципаль районда алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше торышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев сөйләде.

Алда - май бәйрәмнәре. Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көнендә шәһәрдә нинди чаралар оештырылачагы турында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясады. Быел да шәһәр-районда күптөрле чаралар узачак. Дүшәмбе көнне "Георгий тасмасы" акциясе башланды. Зәйлеләргә 6 меңгә якын тасма таратылачак. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре якын көннәрдә Россия һәм Татарстан Президентлары, район башлыгы котлауларын алачак. Төп чаралар 1-2 һәм 9 майда узачак.

Роберт Халитов ветераннар исемлекләрен җентекләп тикшерү кирәклеген ассызыклады, бер генә ветеран да игътибардан читтә калырга тиеш түгел, диде.

Николай Николаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бәйрәмнәрне – оешканлык белән!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше