Җинаять җаваплылыгы яки аның туктатылуы, хөкем ителгәнме - юкмы икәнлеккә кагылышлы белешмәләрне юллау өчен эчке эшләр бүлегендә генә түгел, хәзер күпфункцияле үзәкләр һәм интернет челтәре аша да гариза белән мөрәҗәгать итәргә була. Моның өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмати үзәгенә дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә - иртәнге сәгать 9дан кичке...
Җинаять җаваплылыгы яки аның туктатылуы, хөкем ителгәнме - юкмы икәнлеккә кагылышлы белешмәләрне юллау өчен эчке эшләр бүлегендә генә түгел, хәзер күпфункцияле үзәкләр һәм интернет челтәре аша да гариза белән мөрәҗәгать итәргә була. Моның өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмати үзәгенә дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә - иртәнге сәгать 9дан кичке 5 кадәр, шимбә көнне 9дан 12 кадәр кабул итүләргә язылырга мөмкин. "Кайнар линия" телефоны: 8(843) 221-20-02. Зәй районы эчке эшләр бүлегендә мондый мөрәҗәгать белән кабул итү көннәре чәршәмбе, җомга иртәнге сәгать 8дән кичке 5 кадәр (телефон 7-15-56). Район дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча эшләүче күпфункцияле үзәге мондый төр белешмәләр бирү өстендә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә - иртәнге 8дән кичке 5 кадәр, сишәмбе, пәнҗешәмбе көнне 8дән кичке 7гә кадәр, шимбә дә 8дән көндезге 1гә кадәр эшли. Интернет челтәре аша мөрәҗәгать итү өчен "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы" на http:www.gosuslugi.ru адресы буенча керергә кирәк. Урыннарга барып, гариза язып, белешмә алу өчен мөрәҗәгать кабул ителгәннән соң 30 көн вакыт кирәк булса, электрон юл белән белешмә алу өчен 14 көн җитә. Әлбәттә, каядыр бармыйча гына, үзеңә уңайлы вакытта интернет аша гариза юллау күпкә уңайлырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев