Зәй районының Чыбыклы авылында тирән эчтәлекле якташлар очрашуы оештырылды. Анда бүгенге көндә туган төбәгендә төпләнеп калганнар да, читтә яшәп авылын сагынып яшәүчеләр дә килде. Очрашуда авыл тарихы, билгеле шәхесләр искә алынды. Теләгәннәр сәхнәгә күтәрелеп авыл тормышы белән бәйле вакыйгаларны искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Роберт Хәмидуллин киләчәктә...
Зәй районының Чыбыклы авылында тирән эчтәлекле якташлар очрашуы оештырылды. Анда бүгенге көндә туган төбәгендә төпләнеп калганнар да, читтә яшәп авылын сагынып яшәүчеләр дә килде. Очрашуда авыл тарихы, билгеле шәхесләр искә алынды. Теләгәннәр сәхнәгә күтәрелеп авыл тормышы белән бәйле вакыйгаларны искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Роберт Хәмидуллин киләчәктә мондый очрашуны традициягә кертеп җибәрергә, ә 2014 елның 2 маеннан башлап, ел саен бу көнне күмәкләшеп авыл зиратын чистарту, тәртипкә салу көне итүне тәкъдим итте. Изге теләкне авыл аксакаллары хуплады. Ә кичә җирле үзешчәннәр әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев