Иске Зәйдә яшәүче Лидия Багурина өлкән яшьтәге үз әнисен карау өстенә, әтисенең энесе, сугыш ветераны Максим дәдәй Лукьяновны да тәрбияли. Аның бу гамәленә тормыш иптәше Лев та теләктәшлек белдереп, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтә. 85 яшьлек Прасковья әби - тыл ветераны, тормышның ачысын-төчесен татыган. Шул рәвешле, бер йортта ике ветеран яши....
Иске Зәйдә яшәүче Лидия Багурина өлкән яшьтәге үз әнисен карау өстенә, әтисенең энесе, сугыш ветераны Максим дәдәй Лукьяновны да тәрбияли. Аның бу гамәленә тормыш иптәше Лев та теләктәшлек белдереп, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтә.
85 яшьлек Прасковья әби - тыл ветераны, тормышның ачысын-төчесен татыган. Шул рәвешле, бер йортта ике ветеран яши. Аларның һәрберсе - җанлы тарих, сугыш чоры буыны. Бу көннәрдә Максим дәдәй 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ил агасы сугыш елларын бик авырлык белән искә төшерде. Каты авырудан аның колаклары да ишетми, зиһене дә чуалган.
Максим Лукьянов тумышы белән Сарсаз-Баграж авылыннан. Сугышка ул 1942 елның 1 маенда алына. Удмуртиядә бераз өйрәнүләр узгач, Воронежга озаттылар, ди ага. Сугышка санитар буларак кереп, яу кырыннан яралы солдатларны җыя. Күзгә карап, чарасызлыктан ыңгырашып яткан яралылар күп уза аның кулыннан. Снаряд төшеп аяксыз-кулсыз калганнарны күреп, йөрәге әрни солдат-санитарның. 1945 елда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә әсирлеккә төштем, андагы күргәннәр, дип, күз яшьләрен сөртеп искә алды ул. Франциядә әсирлектә булганда безне инглизләр коткарып, илгә кайтарды, ди.
Владивостокта - эшче батальонда, аннан биредә үк төрмәдә булган тоткыннарны саклый. Тоткындагыларны саклап бару максатында аны Монголиягә тимер юл салу эшенә алып китәләр. Дүрт ел биредә тимер юл салучы тоткыннарны саклый. 9 елдан соң гына туган авылына кайтырга насыйп була. Максим Валентина атлы кыз белән гаилә корып, Пермь якларына бәхет эзләргә чыгып китә. Биредә ит комбинатында эшли, кабат гаилә кора. Балалар багып үстерергә язмады миңа, дип көрсенә ага. Абыйсының кызы Лидиягә бер кунакка кайтуында Зәйдә яшәп кала.
-Максим дәдәй бик бетеренеп, сихәтлекләре бетеп кайткан иде. Туган як һавасы килештеме, тәрбияме - сихәтләнеп китеп, көр күңел белән яши, - ди Лидия.
Ул аганы Казанга дәваланырга йөртә, аны ныклап аякка бастыра. Бабайның аерым бүлмәсе бар, үзе караулы, чиста, тәрбияле. Чордашы, абыйсының тормыш иптәше Прасковья белән сөйләшер сүзе дә күп.
Прасковья әби тылда эшләп, җиңүне якынайткан. Тумышы белән Керәшен Мәлеменнән. Сарсаз егете Григорий белән гаилә корып, дүрт бала үстергәннәр. Аннан гаилә Зәйгә күченеп килә. Григорий - ГРЭСта, Прасковья хастаханәдә эшли. Әби биш ел элек ирен, быел кызы һәм киявен соңгы юлга озаткан. Кайгы сыгылдырып сынады, балам, ди ул. Бер күзе күрми, колаклары ишетми аның. Лидия җиксенмичә салмак кына ике ветеранны тәрбия кыла.
Максим Даниловичны юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Марсель Салихович юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде, район җитәкчелеге бүләген тапшырды.
-Бу кызлар миңа таныш, ел да алар мине 9 Май алдыннан килеп котлыйлар, - ди Максим дәдәй.
Автоклуб үзешчәннәре чыгышын ветераннар йотлыгып тыңлады, үзебезне яшь чакка кайткандай хис иттек, дип рәхмәт сүзләре юлладылар. Бу көнне Лидия белән Лев Багуриннарның бергә гомер итүләренә 33 ел тулды. Өлкәннәр - аларны, ә алар Максим Даниловичны юбилее белән котлады. Йортта күңелле мәшәкать, күңелле бәйрәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев