Дус һәм тату гаиләнең ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы булуын тормыш раслый. Андый гаиләләрнең күп булуы куанычлы. Зәйдән Айсылу һәм Нияз Салиховлар гаиләсе - шундыйлардан. Аларның тормыш корып җибәрүләренә - 20 ел. Әлеге ике дистә ел ике ел, ике көн кебек кенә, ди Салиховлар. Аларның берсе - шәһәр, икенчесе...
Дус һәм тату гаиләнең ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы булуын тормыш раслый. Андый гаиләләрнең күп булуы куанычлы. Зәйдән Айсылу һәм Нияз Салиховлар гаиләсе - шундыйлардан. Аларның тормыш корып җибәрүләренә - 20 ел. Әлеге ике дистә ел ике ел, ике көн кебек кенә, ди Салиховлар. Аларның берсе - шәһәр, икенчесе авылда үскән булса да, бер-берсен аңлап, бер-бөтен булып яшиләр.
Нияз тумышы белән Тукай районы Калмия авылыннан, Айсылу - Чаллы кызы.
Ниязны институт тәмамлагач, Зәй ветеринария берләшмәсенә эшкә чакыралар. Тора-бара Нияз биредә әйдәүче ветеринар табиб була. Салиховлар Иске Зәйдә ныклы тормыш белән көн итәләр. Айсылу читтән торып хисапчы белгечлеге ала, ире эшләгән берләшмәдә хисапчы ул. Кыскасы, Салиховлар өйдә дә, эштә дә бергә.
Уллары Ильяс агымдагы елда гимназияне "4" һәм "5" ле билгеләренә генә тәмамлады. Ул фәнни эшләре белән район, республика һәм Россия бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясады. Кызлары Язилә исә алтынчы сыйныфны бары "5"ле билгеләренә генә тәмамлады. Ильяс укырга керү өчен документларын медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария институтларына биргән, хәзер алардан җавап көтә. Ильяс белән Язилә әти-әниләре кебек халкыбыз йолалары, бәйрәмнәрен үз итә, миллиҗанлылар. Туган йорт, ата-ана жылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, бер-береңне кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш - болар барысы кешенең эчке дөньясын калыплаучы бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Гаиләдәге мәхәббәт, тугрылык, бер-береңә кирәк һәм терәк булу зарурлыгын тоеп үсә балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев