Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә карап, әлеге афәтнең кешеләр тормышын бозу куркынычы кими. Шул максаттан республика Президенты инициативасы белән күптән түгел үткәрелгән «Наркотикларсыз тормыш!» акциясе, ел саен уздырылучы «Мәк» операциясе һәм башка шундый киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүче чаралар, әлбәттә, эзсез калмый. Бу, беренчедән, яшьләрне яман адымнан тыеп калу,...
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә карап, әлеге афәтнең кешеләр тормышын бозу куркынычы кими. Шул максаттан республика Президенты инициативасы белән күптән түгел үткәрелгән «Наркотикларсыз тормыш!» акциясе, ел саен уздырылучы «Мәк» операциясе һәм башка шундый киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүче чаралар, әлбәттә, эзсез калмый. Бу, беренчедән, яшьләрне яман адымнан тыеп калу, кисәтү чарасы булса, икенчедән, наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүчеләрне авызлыкларга ярдәм итә. Агымдагы елда шушы максатта алып барылучы эшчәнлек белән танышу өчен без эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча җаваплы, полиция майоры Александр Тулынинга мөрәҗәгать иттек.
- Александр Владимирович,агымдагы елда районда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять эшләре теркәлдеме? Бу афәткә каршы көрәштә халыкны актив дип буламы?
- Үткән 10 айда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы хокук бозуларны кисәтү алгы планда торды. Халыктан да мондый төр хокук бозулар хакында аноним хәбәрләр керде. Шундый 88 мәгълүмат теркәлде. Алар барысы да тикшерелеп, 19 җинаять эше кузгатылды, шуның 3се наркотик матдә сату белән бәйле. 69 хәбәр буенча эш кузгату кире кагылды. РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 6.8 маддәсе буенча аз күләмдә наркотик матдә саклаган өчен - 2, табиб күрсәтмәсеннән тыш наркотик кулланган өчен 67 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Бүген 106 кеше наркотиклар куллану буенча - профилактик, 51 кеше диспансер исәбендә тора.
- Аеруча нинди төр наркотикларга өстенлек бирелә? Аларга каршы көрәш ничек оештырыла? Гомумән, ел башыннан күпме наркотик матдә әйләнештән алынды?
- Районда күбрәк кыргый киндердән алынган марихуана куллану очрагы ачыклана. Ә ясалма наркотик матдәләрнең Чаллыдан килү очраклары бар. 10 айда законсыз әйләнештән 2657,9 грамм наркотик матдә алынды. Без эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән 4 оператив эзләү төркемнәре оештырып, даими төстә кыргый киндер үсү урыннарын күзәтү, наркотик матдәләр белән сату итүчеләр, саклаучыларны ачыклау өстендә җитди эшлибез. Кыргый киндер үскән биләмәләр һәрвакыт контрольдә тора. Бигеш, Кадер, Кече Пәлчикәү, Иске Тәкмәк, Имәнлебаш, Якты Күл авыллары тирәсендә шундый урыннарда әлеге үсемлекләр юк ителде, җирләр эшкәртелде.
- Быелгы «Мәк-2013» операциясенең нәтиҗәләре нинди?
- Бу операция 23 майдан 25 октябрьгә кадәр барды. Эш барышында наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 37 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Шуның 1се - аз күләмдә наркотик матдә сату, 36сы наркотик куллану очрагы буенча. 7 очракта зур күләмдә наркотик матдә саклаган өчен җинаять эше кузгатылды. 3 очракта наркотик матдә сатучы тоткарланды. Шушы чорда 2558,7 грамм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынды. Операция барышында халык арасында төрле аңлату эшләре алып барылганлыктан, 2 аноним хәбәр буенча үзәк базарда мәк орлыгы сату факты тикшерелде. Эшмәкәрләргә азык әзерләү өчен сатылучы мәктән наркотик матдәләр ясау очраклары булу турында аңлатылды. 5190 квадрат метр мәйдан биләгән киндер үсүче 9 урын чистартылды. Гомумән, бер максатка эшләүнең нәтиҗәсе зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев